Мәхәббәт фәрештәләре йокламыйлар
"Эш ит!" яшьләр хәрәкәте активистлары "Яңа гасыр" мәдәни-күңел ачу үзәгендә Гашыйклар көне уздырдылар.
Мәхәббәт фәрештәләре бөтен җир шары өстендә очып йөриләр, барлык йөрәкләр дә түземсезлек белән сюрпризлар көттеләр һәм алар шактый булды. Диана Егорова, Александра Жирова, Кирилл Трушин, Валерия Хәйруллина һәм "2L" төркеме башкаруындагы мәхәббәт турындагы җырлар барлык гашыйкларның күңел кылларын тибрәткәндер. Бу кичтә шаян күренешләрне фейерверклар алыштырды. Әгәр егетләр һәм кызлар урыннарын алышсалар нәрсә булыр иде икән? Кызга сөйгән егетенең машинасы "соры"мы, әллә "юеш асфальт" төсендәме, барыбер. Ә менә кызының янәшәдән узып баручыны серле күз карашы белән озатып калуын күрсә, егет үпкәләячәк, чыгып китәчәк, ләкин шунда ук: "Син хәтта минем арттан чыкмыйсыңдамы?" - дип кире әйләнеп керәчәк. Яңа өйләнешүчеләрнең туй алдыннан була торган хәлен күзәтүе дә кызыклы булды. Дулкынланган кәләш йокыдан айнып җитмәгән киявенә: "Без бит кунакларны гаҗәпкә калдырырга теләгән идек. - Кызыл уылдык булмаячак. Менә барсының да исләре китәр инде!" - ди. (Теләкләре булганнар вакыйганың шуннан соңгы өлешен безнең сайттан карый алалар).
Яшьләр хәрәкәте уздырган конкурста Анастасия Евстифеева, Кристина Артюшкина һәм Максим Антоновларның шигырьләре иң яхшылар дип танылды. Интернетта иң күп сан җыйган (17580) Мария һәм Александр Ложкиннар, Анна Ерастова һәм Илнар Мәрдәновлар иң матур парлар дигән исемгә лаек булдылар. Әлеге бәйрәм дискотека белән тәмамланды, әмма бу гашыйклар көне шуның белән тәмам дигәнне аңлатмый, ул ел буе дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев