Механизаторның тракторы һәрчак әзер
Район газетасы хәбәрчеләре “Новая Заря” һәм “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.
(Тәтеш, 12 август, “Тәтеш таңнары”). Әнәс Гыйзамов “Новая Заря”да тракторчы булып эшли, аның хезмәт стажы – 45 ел.
– Тиздән пенсиягә чыгам,әмма өйдә утырырга күнекмәгән әле, – ди ир-ат. – Хәзерге вакытта туфракны көзге чәчүгә әзерләү белән шөгыльләнәм. Көнгә уртача 23 гектар эшкәртәм.
Минем трактор һәркайда кирәк, һәм ул һәрвакыт әзер. Язын туфракны культивациялим, җәй көне сенаж салам, җир
сөрү белән шөгыльләнәм, азык әзерләгән вакытта траншеяларда сенаж тыгызлыйм.
Басуга төшке аш алып килгәч тә, Әнәс Равил улы озак утырмады, беренчесен дә, икенчесен дә тиз-тиз генә ашады да, чәйне соңрак эчәргә дип, банкага агызып алды.
– Төшке аш һәрвакыт тәмле, туклыклы, – ди ул, елмаеп. – Әйе, утырыр вакыт юк, вакыт бик кыйммәт.
Авыл хезмәтчәне, безнең белән кул селтәп саубуллашты да, тимер атына ашыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев