Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менә шундый кешеләр дә очрый

Шәһәрле Илгизәр Галиев газета укучыларыбыз белән үзенең үткәннәре хакындагы хатирәләрен уртаклашты.

– Безнең гаилә ишле, әби белән тугыз кеше яшәдек. Һәрчак әнигә ярдәм итәргә кирәклеге турында уйлый идем. Вакытлар шундый иде: олы апалар эшләделәр, берсе – тракторчы булып хезмәт куйды, алар әнигә булыша алмадылар. Миңа, әниемә һәм кечкенә сеңелем Гөлсарга кичке ашка – бер чиләк һәм иртәнге ашка бер чиләк бәрәңге чистартырга туры килде, чөнки ашар өчен башка бернәрсә дә булмады. 
Институтка керү өчен имтиханнарны тапшырганнан соң, безне Биектау районындагы өйрәнү хуҗалыгына, яшелчәчелек бригадасында эшләргә җибәрделәр. Миңа елганың икенче ягында урнашкан лагерьда яшәгән балалардан яшелчәләрне сакларга куштылар. Эшләгән өчен түләделәр, бу акчага мин дәресләргә киеп йөрер өчен костюм сатып алдым.
Институтта укуны тәмамлагач, 1964 елның июнь урталарында мин Тәтешкә кайттым. Башта Боголюбовларның бүлмәсендә яшәп тордык, аннары авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре өчен йорт төзелде, без хәзер дә шунда яшибез.
Үзебезнең фатирга күченгәч, мин баз эшләдем, баскыч ясадым һәм аны бакчада калдырдым. “Хуҗа” табылды, бас­кыч юкка чыкты. Каршыдагы бакчага куйган мичкәне дә күтәреп киттеләр. Чәчәкләргә сибәр өчен түбә башыннан аккан яңгыр суын җыярга куйган чиләк тә бервакытны юкка чыкты. Ә күптән түгел, көз көне, өйалды бакчасында үзем үстергән кабакларны ­урлап киттеләр. 
Менә шундый кешеләр дә очрый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев