Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәңгелек дан сезгә, каһарманнар!

Тәтеш районында Бөек Ватан сугышының кара канаты кагылмый калган гаиләләр юктыр, мөгаен, Җиңү көне безнең һәркайсыбыз өчен – аерым бер төрле бәйрәм.

(Тәтеш, 9 май, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина фотосы). Тәтеш районында Бөек Ватан сугышының кара канаты кагылмый калган гаиләләр юктыр, мөгаен, Җиңү көне безнең һәркайсыбыз өчен – аерым бер төрле бәйрәм.

Маргарита Богян, 13 яшь: 
– 9 Май минем өчен – каһарманнарга мәңгелек дан җыр­лаучы бәйрәм, фронттан кайта алмаучыларны хөрмәтләү һәм искә алу көне. Бабаем миңа бары тик портрет аша гына карап тора, ә бит әлеге коточкыч афәт килмәсә, бөтенләй башкача да булыр иде. Һәм әлбәттә, 9 Май – сугыш ул явызлык һәм нәфрәт турында һәркемгә кисәтү. Безнең зур планетада тынычлык булырга тиеш, якын кешеләребез шуның бәрабәренә көрәшкән, никадәрле югалту аша җиңүгә ирешкән.

Алексей Карпов, 31 яшь: 
– Җиңү көне безнең гаиләдә һәрвакытта иң мөһим һәм ихтирам ителүче бәйрәм булды. Әбием Екатерина Васильевна Карпованың әтисе һәм абыйсы фронттан әйләнеп кайта алмаган, ә аның апасы сугышны буеннан-буена узган, Европаны азат иткән һәм сугыштан соңгы елларда Калининградны торгызган. Әби үзе – тыл эшчәне, дүрт бала үстергән. Әлеге бәйрәм көнендә ул сугыш еллары, аларга ничек авыр булуы, ачлыктан бик күп кешеләр үлүе турында сөйли. Сугыш еллары җырларын хәтерли. Әмма фашистларны җиңүне игълан иткән көн барыннан да бигрәк хәтерендә уелып калган. Алар башта озак итеп елаганнар, ә аннары барысы бергә шатланганнар. Туганнарым әлеге сугышта каһарманнарча көрәшүләренә мин бик горурланам. Бабаларыбызның батырлыгы турында хәтерләргә һәм алардан үрнәк алырга кирәк, дип ­саныйм.

Татьяна Горина, 48 яшь: 
– Җиңү көне минем өчен нәрсә соң ул? Әгәр мәктәп елларында миңа бу сорауны бирсәләр, мин дәреслектән укыганнарны озак итеп сөйләр идем. Әмма хәзер мин әлеге сүзнең төшенчәсен башкача аңлый башладым. Минем өчен – ул яшәү һәм балаларым, оныкларымның ничек үсүен күрү, бомбадан саклану урынында яки окопта түгел, ә комлыкта үткәргән балачак.

Айрат Вәлиев, 57 яшь: 
– Җиңү көне – минем һәм миңа күпчелек якын булган кешеләр өчен изге бәйрәм. Бөтенхалык хәтерен бернинди пәрдәләр артына да яшереп булмый. Әнием 1942 елгы, колхозда 16 ел комбайнчы булган. Исән туганнарымнан – Бөек Ватан сугышында катнашкан Ибраһим бабай Садыйков “Путь Ильича” колхозында озак еллар рәис булып ­торды.

Макар Белов, 13 яшь:
– Совет халкына дошманны җиңәргә ихтыяр көче ярдәм иткән. Сугыш вакытында кешеләр бик күп һәлак булган. Безнең гаиләдән икәү яуга киткән, ә берсе генә кайткан. 
Һәлак булучыларны искә алуыбыз яхшы, һәм аларны һәрвакытта хәтерләячәкбез. Алардан башка хәзер күгебез тыныч булмас иде!

Суфия Хәлилова, 80 яшь:
– Беркөн безнең әни бик бәхетле кайтты: “Балалар, сугыш тәмамланган, тиздән әтиегез дә өйдә булыр”, – диде. Без урамга йөгереп чыктык. Әмма, никадәр генә көтсәк тә, әти кайтмады. Безгә ул хәбәрсез югалган диделәр. Менә шулай, әти кайтканны көтеп, бөтен гомер узып китте. Башкаларның әтиләренә карап, әтиләр менә нинди була икән бит, дип уйлый идек...

Вероника Трукаева, 12 яшь:
– Җиңү көне – минем иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе. Ул Җир йөзендә тынычлык һәм иминлек символы булып тора. Нәкъ тә менә шуңа күрә без аңа башкача мөнәсәбәттә. Бу көнне без сугыш кагылган һәркемне хөрмәтләп искә алабыз. Без һәлак булган сугышчыларны, тыныч халык арасында вафат булганнарны, сугыш китергән ачлык һәм җимереклекләр турында хәтердә яңартабыз. Җиңү көне – шатлык, бәхетле елмаю һәм ветераннарның күз яшьләре. Сугыш кабатланыр­га тиеш түгел!

Азалия Ибраһимова, 11 яшь:
– Менә инде Бөек Ватан сугышы тәмамланган көнгә дә 74 ел була. Бу гадәти генә дата түгел! Җиңү көне – ул бәйрәмнән дә зуррак! Безнең бабайлар батырларча сугышкан. Әгәр алар булмаса, без дә булмас идек. 12-13 яшьлек балалар Җиңүне якынайтып, тылда  ач-ялангач килеш тәүлек әйләнәсе завод-фабрикаларда эшләгән. Минем әле тагын фашист концлагерьләрендә кечкенә яшьтәге әсирләрне искә аласым килә. Бөтенләй дә сабый гына буларак, алар никадәр михнәт кичергән! Тылда, фронтта сугышкан һәм Ватаныбызны саклаган һәркемгә әйдәгез рәхмәт белдерик. Аларның яшисе килгән, ләкин сугыш комачаулаган!

Зәринә Рәхимкуллова, 11 яшь:
– Җиңү минем өчен – тормыш мәгънәсе! Бабаларыбыз җиңеп, безгә алар яшәү һәм шатлану, гимныбызны тыңлау, җырлар җырлау, “Җиңү көне” дигән яраткан җырымны башкару мөмкинлеге бүләк итте!

Анастасия Миронова, 90 яшь: 
– Җиңү көне һәркем өчен бөек бәйрәмгә әйләнде. Иртән без укуга җыелдык. Мәктәпкә кадәр ерак иде (Долгая Поляна ягына иң соңгы урам), ә без күбәү, бергәләшеп бару уңайлырак иде. Һәм кинәт ниндидер бер ир-ат бар көченә кычкыр­ды: “Сугыш беткән! Җиңү!” Аяз көндә күк күкрәгәндәй булды. Моңа ышануы да читен иде. 
Аннары без ачык торган тәрәзәләрдән радио аркылы рәсми хәбәрне ишеттек. Барысы да урамга йөгереп чыкты: кычкырдылар, биеделәр. Көлештеләр һәм еладылар. Тыныч тормыш килде. 

Ангелина Николаева, 11 яшь:
– Җиңү безгә барлык совет кешеләренең тирән ватанпәрвәрлеге ярдәмендә килде, дип саныйм. Һәркем үз Ватанын дашманнан сак­ларга тиешлеген аңлаган. Без нәкъ тә менә барлык кешеләрнең бердәмлеге аркасында җиңдек, бары тик Туган илне генә түгел, шулай ук бөтен дөньяны сак­лап калдык. Мин сугышны зур кайгы һәм миллионлаган кешеләрнең фаҗигасе буларак кабул итәм. Россиянең һәр кешесе дә диярлек ул сугышта үзенең туганнарын һәм якыннарын югалт­кан. Һәм шул ук вакытта мин бу чактагы патриотлык, Ватанга булган мәхәббәтнең гаять зур тантанасын күрәм. 

Элина Старостина, 11 яшь: 
– Без тыныч вакытта яшәгәнгә һәм әтиләребез, абыйларыбыз сугыштан исән кайта алырмы, безгә яшәр урын булырмы һәм бүген нәрсә бар дип борчылмавыбызга мин бик шатланам. Сугыш беркайчан да кабатланмас дип өметләнәм!

Анастасия Андриянова, 11 яшь:
– Уннарча һәм меңләгән россиялеләр тиздән, үткән елдагы кебек, “Үлемсез полк” сафына басачак, үзенең туганнары – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның портретларын күтәреп үзәк урам буйлап узачак. Советлар Союзы Герое Ханжин Павел Семенович – әбиемнең абыйсы шуларның берсе булып тора. Гаиләбездә әлеге искиткеч кеше турындагы якты истәлек саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла. Әбием сөйләгәннәр буенча, миндә үземнең батыр образы барлыкка килде. Мин шулай ук аның хакында күп укыдым. Безнең гаиләдә Ватаныбызны намуслы һәм лаеклы саклаган шундый бөек кеше булуы белән горурланам!
Сораштыруны 
Елена Калашникова, Мәдинә Ибәтуллина алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев