Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миллионнардан ничек котылдым

Русия хөкүмәтенең барыбызны да миллионерга әйләндергән ул чорны күпләр хәтерлидер әле.

Гомерендә меңгә хәтле дә санаган­нары булмаган кешеләр дә миллион­нар белән эш итә башлады.
Көннәрнең берендә, һич көтмәгәндә, миңа үзебезнең саклык банкы мөдире шалтырата: - Рәхим Гарипович, бер арыш капчыгы алып безгә кил әле. Сезнең исемгә хәтсез санда - миллионлаган сумнарда казначей билетлары әзерләп куйдык, - ди.
Каян килергә мөмкин миңа миллионнар? Ышанмадым, би­лгеле. Шулай да, зур гына кап­чык алып, карчык белән банкка юнәлдек. Безне бик зурлап каршыладылар.
- Әйдүк, әйдүк, хуш киләсез, Рәхим абый, Эльза апа, - дип банкның эчке бүлмәсенә алып керделәр. Шунда­гы кассир кызлар зур төргәкләр китереп, өс­тәлгә тезеп куйдылар.
- Биредә төп-төгәл 10 миллион сум, - диде саклык банкы мөдире Альберт Губашев, - санап аласызмы?
- Сез нәрсә! Моны көне буе чутлап та очына чыгарлык түгел ич. Өйгә кайткач санарбыз әле, - дип казна төргәкләрен капчыкка тутырдык. Бәйләп куйгач җыйнак кына калды. Әле ярый якында гына торабыз.
Тимерне кызуында сугарга яратучы кеше буларак, капчыкны залдагы диван өстенә бушаттым да, бер төргәкне сүтеп, акчаларын идән такталары буйлап тезә дә башладым. Өйдә комачаулап торучы бер кеше дә юк. Карчыгым: "Кипкән керләрне үтүклисе бар", - дип бакча башындагы мунчабызга китте. Зал мәйданының зур өлеше шытырдап торган өр-яңа ассигнацияләр белән тулганда, ят хатын-кыз тавышы ишетелде. Күрше Әмирҗан хатыны Дамирә карчыгым янына йомыш белән кергән икән.
- Рәхим абый, әллә идәнгә тезеп карта уйныйсың инде? - диде ул бусагадан ук.
- Шыпырт кына сөйләш, кеше-кара ишетә күрмәсен! - дидем мин, чыраема серле кыяфәт чыгарып. - Нинди карта булсын, күзеңне ачыб­рак кара! Өр-яңа акчалар бит болар. Яңа гына идән астында бастырып чыктым. Чынлап та, якынрак килеп карагач, идән такталарына тезеп куелган акчаларны күреп, аһ итте күршем.
- Синең кебек тагын берәрсе килеп керә күрмәсен, - дидем Да­мирәгә. - Аннары эш харап. Бар, башта капканы бикләп кер. Син сер сак­лый торган кеше, мин сиңа ышанам.
Ул капканы бикләп кергәч, моңа "серне" ачарга булдым:
- Син беләсең бит инде энем Рәсимнең Казан вертолет заводында инженер-конструктор булып эшләгәнен. Ике көн элек кенә ул төнлә миңа акча сугу станогы кайтарып китте. Үзе ясаган. Кәгазьләрен, буяуларын да җитәрлек бирде. Так шту, хәзер Рәхим абзаң районда гына түгел, рес­публикада да иң бай кешегә әйләнәчәк!
- Ул хәтле акчаны кая куеп бетермәкче буласың, Рәхим абый.
- Кая карама фәкыйрь-­хәерче, ярлы-ябагай, үксез-ятим бүген. Шуларга өләшәм. Балалар бакчаларына, картлар йортларына, мәчетләргә дә өлеш чыгарам, Аллаһ боерган булса. Әмирҗан белән безнең идән астына төшеп акча сугарга булышсагыз, сезгә дә миллионнар эләгер...
Шуннан соң Дамирә, ашыга-ашыга өенә кайтып, бу маҗара турында иренә бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. Озак та үтмәде, тәрәзәдән Әмирҗанның кереп килүен күреп алдым. Аны каршылап өйгә керүгә, бер кочак үтүкләгән керләр күтәреп, карчыгым да кайтып керде.
- Пенсиягә чыгып ике ай да үтмәс борын склеротикка әйләнеп, хәтереңне җуйдыңмы әллә? - диде ул, миңа карап. - Район мәгариф бүлеге мөдире, райбашкарма комитеты рәисе, район газетасы редакторы булып эшләп дәүләт хезмәте пенсиясенә чык­тың ләбаса!
Чыннан да, хәтер бер дә юк шул хәзер. Хезмәт хакын да, пенсияләрне дә әле яңа гына миллионлап бирә башлаганнарын онытып җибәргәнмен.
Икенче көнне үземә миллион калдырып (пенсиягә чыккач булса да миллионерга әйләнәсе килә бит инде), күршемдә генә аен күккә чөеп торган мәчеткә, балалар бакчасына, картлар йортына берәр миллион өлеш чыгарып, калганнарын ике улыма бүлеп бирдем. Олысының гаиләсенә яңа өй салып мәш килгән чагы. Кечесенең дә, күптән түгел генә өйләнеп, тормыш корган вакыты! Аларга бик ярап куйды. Үзем дә, шөкер, ул миллионнарны кая куеп бетерим дигән мәшәкатьтән җайлы гына котылдым.
Р.S.: Миллионнар белән бәйле бу кыйссаны миңа дустым Рәхим Гарипович Габдрахманов сөйләгән иде. Әлеге язмам аның рухына дога булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев