Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Миләшкәй”дә сабыйларның көне файдалы уза

Тәтештәге “Миләшкәй” балалар бакчасында мәктәпкәчә әзерлек төркеме һәм татар төркеме сабыйлары катнашында күркәм чара үтте.

(Тәтеш, 11 декабрь, "Тәтеш таңнары, Сания Сәмигуллина, автор фотосы). 
Анда районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы активы, без, гәҗит хәбәрчеләре дә, булдык.

Балалар бакчасы, халык телендә “май чүлмәге тышыннан билгеле” дигән гыйбарәгә туры килеп, тышкы яктан ук “көлеп” тора.  Ә инде эчкә узгач, андагы пөхтәлек һәм тәртип шунда ук күзгә ташлана. Тәрбиячеләр мәш килеп җыр, шигырь кабатлыйлар, сабыйлар кебек, алар да шулай ук, нык дулкынлана. Якты бинаның өске катында балаларның әниләре дә җыелган. Алар үзара тормыш-көнкүреш, сабыйлар хакында әңгәмә кора. Һәркайсының янәшәсендәге кул эшләнмәләренә игътибар итми мөмкин түгел. Ләйсән Маханова гаҗәеп оста итеп кош сурәте рәсемен төшергән. Гөлнара Миннуллина төрле ефәк тасмалардан чәчәк гөлләмәсе ясаган, әлеге матурлыкны күбәләкләр дә бизәп тора. Ләйсән Миннуллинаның кулындагы вазада җәйне хәтерләтеп кыр ромашкалары тибрәлә. Чарага килгән дәү әни Рузия Тимершина үзенчәлекле зур курчак –  “полиция хезмәткәрен” – күңел җылысын кушып, килешле итеп эшләгән. Чара барышында әниләр шигырьләр сөйләделәр, ә Рамилә Хәйбуллина бик матур җыр бүләк итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев