Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөһим кагыйдәләрне кабатлаганнар

“Форпост” үзәге педагог-­оештыручысы Ләйлә ­Миннуллина Тәтеш татар урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен файдалы  чара үткәргән. 

(Тәтеш, 21 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). 
Балалар педагог бе­лән берлектә салкын­да үз-үзеңне тоту ка­гыйдәләрен кабатлаган­нар, куркыныч хәлләр һәм алар килеп туган очракта үз-үзеңне тоту турындагы белемнәрен ныгытканнар, шулай ук шәхси кур­кынычсызлык, җа­ваплылык хисе турында сөйләшкәннәр.
– Кышын саф һавада йөрү үзе бер рәхәт. Балалар кар явуын көз­дән үк түземсезлек белән кө­тә башлыйлар, чөн­ки кышын ­таудан чана шуарга, чаңгы белән йөрергә, кар манаралары һәм лабиринтлар ясарга була. Әмма күңел­ле мизгелләр аянычлы да тәмамлану ихтималы бар. Гади кагыйдәләр  – кышын урамда йөрүнең күңелсез нәтиҗәләреннән сакланырга ярдәм итә­чәк. Урамда, аеруча да салкын көннәрдә, үз ор­ганизмыңа игътибарлы булырга кирәк, – ди Ләйлә Васыйл кызы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев