Мин ни өчен прививка ясаттым
Мин прививка ясатуым турында социаль челтәр аша хәбәр иттем.
(Тәтеш, 17 июнь, "Тәтеш таннары", Мәдинә Ибәтуллина).
Мин прививка ясатуым турында социаль челтәр аша хәбәр иттем. Шунда ук диярлек бик күп фикерләр ишеттем, миңа шалтыраттылар, хәл-әхвәлләрем белән кызыксындылар.
Күпләр нигә син прививканы ясаттың, дип сорадылар.
Җавап бирәм: чөнки бу адым минем өчен бик мөһим, уйланылган иде, һәм, әйтергә кирәк, мин башта бик озак шикләндем.
Хәтерлим, беренче вакытта бу куркыныч вирус турында күпме мәзәкләр йөрде, безгә ул куркыныч фильмнардагы кебек бер дә килеп җитмәс кебек тоелды. Барыбыз да ул безгә кагылмас дип уйлады. Безнең мәрхәмәтле, һәрвакыт күтәренке рухлы якын туганнарыбызның Казан хастаханәсенә эләгүе беренче билге булды. Алар КОВИДны бик авыр кичерделәр, озак дәваландылар.
Аннан соң Киров өлкәсендә дусларыбызның бөтен гаиләсе әлеге авыруны йоктырды. Без озын буйлы, нык гәүдәле дустыбызны, химиотерапиядән соң терелә башлаган 62 яшьлек ир-атны югалттык. Ул яман шешне җиңеп, КОВИДтан кыска вакыт эчендә китеп барды. Бу югалту барыбыз өчен дә бик авыр булды, хатынына ничек авыр булганын күз алдына да китереп булмый, ул әле дә авырудан соң савыгып бетә алмый.
Озак уйлаганнан соң, барысын да үлчәгәч, эшләтергә дигән карарга килдем. Табиблар кабинеты бусагасыннан ук һәм прививкалар ясату бүлмәсендә мин игелекле, ярдәмчел кешеләр мохитендә булдым. Чиратта утырганда, бәлки, минем ышанычсыз кыяфәтемне күреп, таныш авылдашым: “Интернетны азрак укырга кирәк!”– диде.
Ясатканнан соң, әзрәк температура булды. Хәзер үземне яхшы хис итәм. Барысы да әйбәт. Авырсам да, бу чирне җиңелрәк кичерермен дип ышанам. Битлекне киеп йөрүемне дәвам итәчәкмен, шулай ук кул гигиенасын да күзәтеп торачакмын, тик хәзер миңа якын кешеләр белән очрашуы һәм тирә-юньдәгеләр белән аралашуы тынычрак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев