«Мин татарча сөйләшәм» акциясендә лотереядә катнашу өчен «ясак» түлисе була
Алар сумманың чикле булмавын ассызыклады, хәтта 1, 5, 10 сум да була ала, дип аңлаттылар.
26 апрель көнне Казан Кирмәнендә узачак «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә лотерея уйнатылачак. Акцияне оештыручылар сүзләренчә, лотерея билетын алу өчен ясак түлисе булачак.
«Акциягә килүчеләр өчен төрле бәйгеләр оештырабыз. Берсе – лотерея. Анда сыйфатлы бүләкләр отып булачак. Кичә дәвамында лотерея берничә тапкыр узачак», – дип сөйләде матбугат очрашуында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектлары менеджеры Ләйсән Фәхриева лотереягә билет алу өчен ирекле түләү булуын аңлатты. «Без «донат» яки «донейшн» дип әйтмибез. Ул ясак кебек җыелачак. Кеше ничә сум бирсә дә ярый. Җыелган сумма чараны оештыруга киткән чыгымнарны каплар өчен кулланылачак», – дип сөйләде ул.
Алар сумманың чикле булмавын ассызыклады, хәтта 1, 5, 10 сум да була ала, дип аңлаттылар.
Акция турында тулы мәкалә белән «Интертат» сайтында таныша аласыз.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/byelgy-min-tatarca-soilasam-akciyasenda-lotereyada-katnasu-ocen-yasak-tulise-bula-5886702
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев