Миңнеханов Татарстанда Халык санын алуны оештыруга югары бәя бирде
Татарстанстат белешмәсе буенча, Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты халык санын алуда катнашкан.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Бөтенроссия халык санын алу югары дәрәҗәдә оештырылган һәм үткәрелә. «Барлык чаралар да график буенча уза», диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республикада яшәүчеләргә җанисәптә катнашулары өчен рәхмәт әйтте.
«Безгә халык саны күпме булуын, структураны, аларның кайда яшәвен, нинди мәсьәләләр борчыганын төгәл аңларга кирәк», — диде ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.
Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина искәрткәнчә, халык санын алу ике көннән тәмамланачак. Халык санын алучылар килгәндә хуҗалары өйдә булмаган торак йортларга һәм фатирларга киләсе атнада кабат йөреп чыгу дәвам итә.
Элегрәк Татарстанстат хәбәр иткәнчә, халык санын алуда Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты катнашкан Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/official/13-11-2021/r-st-m-mi-nehanov-tatarstanda-halyk-sanyn-aluny-oeshtyruga-yugary-b-ya-birde-5843072
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев