Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Минзәлә районында парашютчылар белән булган һәлакәтнең видеосы дөнья күрде

Тикшерүчеләр видеоны җентекләп өйрәнергә, әлеге хәлне үз күзләре белән күрүчеләрне һәм аэроклуб җитәкчеләре арасында сораштыру үткәрергә ниятли.

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Минзәлә районында парашютчылар белән булган һәлакәтнең видеосы дөнья күрде, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерүчеләр видеоны җентекләп өйрәнергә, шулай ук әлеге хәлне үз күзләре белән күрүчеләрдән һәм аэроклуб җитәкчеләре арасында сораштыру үткәрергә ниятли.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы җиде спортчының 4000 метр биеклектән 1600 метрга кадәр «ирекле төшү» күнегүен башкаруы хакында хәбәр иткән иде. Шуннан соң алар парашютларын ача. Шул вакытта спортчыларның берсе икенчесенең инде ачылган парашютына очып керә. Нәтиҗәдә, икесе дә аңын югалта һәм җиргә запас парашютта төшәләр. Парашютчыларның берсенең - «Ашыгыч ярдәм» машинасында, икенчесенең җирле хастаханәдә гомере өзелә. Әлеге фаҗига буенча тикшерү эше башланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев