Мираска милекче хокукы
Варис буларак күчемсез мөлкәткә милекче хокукын рәсмиләштерү - ул юридик акт, аның белән һәркем очраша. Моны ничек дөрес эшләргә? Мирасны рәсмиләштерүгә кагылышлы иң актуаль сорауларга Росреестрның ТР буенча Тәтеш идарәсе начальнигы Тимур Дубровский җавап бирә.
Мирасны рәсмиләштерүне нәрсәдән башларга?
Беренче нәүбәттә, варис мирас калдыручы вафатыннан соң 6 ай эчендә нотариуска, мирасны ачу буенча варислык эшләрен алып барырга тиешле вәкилгә мөрәҗәгать итәргә һәм милекче мираска караган барлык мөлкәткә хокук бирүче документларны тапшырырга тиеш. Әгәр варис шул документларны тәкъдим итә алмый икән, ул вакытта нотариус мираска хокук турында таныклык бирүдән баш тарта, һәм үз хокукыңны суд тәртибендә исбатларга туры киләчәк.
Мирас калдыручыдан нинди күчемсез милек калуы хакында ничек белергә?
Гомумән күчемсез милек бар микән? Әлеге мәгълүматны мираска хокуклы кеше генә белә ала. Моның өчен нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул Росреестр Идарәсенә сорау юллый һәм 5 эш көнендә мирас калдыручының мөлкәте турында кәгазь алына. Хокукы булган кеше ул кәгазьне үзе дә соратып алырга мөмкин, әмма моның өчен аның варис булуын раслаучы документ кирәк.
Мираска милекче хокукын рәсмиләштерү өчен Идарәгә нинди документлар тапшырырга?
- Гариза. Һәм ул документлар тапшырганда ук языла.
- Гариза бирүченең яки аның вәкиленең шәхесен раслаучы документ (паспорт). Әгәр вәкил ышаныч кәгазе буенча мөрәҗәгать итсә, ул нотариус тарафыннан расланган булырга тиеш.
- Мираска хокук турындагы таныклык.
- Мирасны бүлү турында килешү, әгәр дә ул төзелгән булса.
- Дәүләт пошлинасы түләү турында документ.
Юридик затлар өчен өстәмә рәвештә эшне оештыручы документ таләп ителә.
Дәүләт пошлинасы ничә сум?
Физик затлар өчен (мирас өлешенә бәйсез рәвештә) - 1 мең, юридик затларга 15 мең сум.
Хокук күпме вакыт эчендә теркәлә?
Татарстанда мираска калган милекне дәүләт теркәвенең кыскартылган вакыты каралган. Ул 5 эш көнен тәшкил итә.
Нигә бу вакыт кыскартылган?
Гражданнарга уңайлы булсын өчен. Еш кына варислар башка шәһәрдә яшиләр һәм күчемсез милекне рәсмиләштерү вакыты алар өчен зур әһәмияткә ия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев