Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп даны – мөһим

Галина Кондакованың язмышы шәһәрдәге 2нче мәктәп белән нык бәйләнгән.

Яңа гына ачылган мәктәпнең бусагасын беренче сыйныф укучысы буларак 1971 елның февралендә атлап кергәндә, биредә гомерлеккә каласын ул күз алдына китерә алдымы икән. Мәктәпнең тәүге директоры һәм үзенең яраткан укытучысы Геннадий Вериялов эзеннән бару – Галина Викентьевнаның ышанычлы сайлавы була.  Педагогия институтын тәмамлап, ул күңеленә якын мәктәбенә дипломлы белгеч буларак кайта. Һөнәре буенча эшкә урнашу җиңелләрдән булмый, һәм яшь мөгаллимә үзенең хезмәт эшчәнлеген озайтылган көн төркеме тәрбия­чесе вазифасында башлап җибәрә. Анда беренче адымнарын, беренче ачыш­ларын ясый һәм беренче уңышларга ирешә. Тел белгече буларак тәҗрибә туплый, өлкән хезмәттәшләреннән өйрәнә, со­рау­лар бирергә, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә оялып тормый, үз сорауларына төгәл җавап­лар эзли, һәм, иң мөһиме, эшләргә ярата. Моңа аны әти-әнисе – Зоя Александровна белән Викентий Маркиянович Башмаковлар балачактан ук өйрәтеп үстерәләр. Ире аны һәр нәрсәдә хуп­лый. Яраткан һәм кайгыртучан кыз, әни, әби, сизгер һәм нечкә күңелле, фидакарь һәм теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер зат. Әнисе һәм абыйсы, балалары Марина һәм Евгений, оныклары Гордей һәм Анастасия белән көндәлек аралашып тору аңа көч, рух күтәренкелеге өсти.

Ул көндәлек тырышлык сорый торган хезмәтеннән укытучының бәяләп бетергесез тәҗрибәсен туп­лый, бу балаларга карата яратуны тагын да арттырырга булыша. Аның рус теле һәм әдәбияты дәресләре – әхлак, зирәклек белеме, кешелек үрнәге дәресләре. Галина Викентьевнага сыйныф җитәкчесе (ике чыгарылыш) булып эшләү кызыклы була.  Мөгаллимә балалар белән ихластан аралашырга ярата һәм шуңа күрә еш кына походлар, каядыр барып кайтулар оештыра. Бүген педагог директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифасын да башкара. Аңардан “мәктәп даны”, “безнең мәктәп”, “безнең коллектив” сүзләрен еш ишетергә туры килә һәм болар бик урынлы яңгырый: 10 ел уку һәм әлеге мәктәптә 28 ел эшләү! Намуслы  хезмәт белән узган шушы еллар эчендә  ул мәктәптә яхшы белгеч, хөрмәтле укытучы, балаларның яраткан остазына әверелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев