Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Мәктәп каникулларында Тәтеш районда 100дән артык чара узачак

    Балалар һәм олылар өчен Яңа ел әкияте инде башланды - чыршылар бизәлде, җем-җем итеп гирлянда утлары балкый.

    Иң яхшы Яңа ел чыршысы - шул исемдәге конкурс­та җиңүче, райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов хәбәр иткәнчә, премиягә лаек булачак. Яңа елга биналарны матур итеп бизәүгә дә традицион бәйге игълан ителде. Кышкы спорт төрен яратучылар өчен шәһәрдә шугалак­лар һәм чаңгы юллары эшләячәк.

    23 декабрьдән балалар өчен Яңа ел тамашалары башланачак. Бу көнне Яңа ел әйлән-бәйләненә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар, бакчага йөрмәүче нәниләр, тәрбиягә һәм опекунлыкка алган гаиләләрдәге балалар җыелачак. Кадет мәктәп-интернатындагы чыршы бәйрәме кызыклы булыр дип көтелә (чөнки аларга башкала Кыш бабае киләчәк!) һәм сәләтле балалар өчен дә. Хәзер һәр мәктәптә, балалар бакчаларында, клубларда, китапханәләрдә Яңа елны каршы алуга әзерлек буенча иҗади эш кайный.

    Узган еллардагы кебек, безнең балалар быел да Президент чыр­шысында катнаша алачаклар. Ә менә районның төп чыршысы 22 декабрьдә 11сәгатьтә ачылачак.

    Оештыручылар балаларның һәм олыларның һәр ял көне кызыклы вакыйгаларга бай булыр дип вәгъ­дә итәләр. Күп кенә спорт һәм мәдәният чаралары планлаштырыла, чөнки каникул көннәрендә бөтен мәдәни-ял учреждениеләре эшләячәк.

    "Бәйрәмчә кәеф булдырырга", - район башлыгы Рәмис Сафиуллов җирлек башлыклары алдына шундый бурыч куйды. Ә талантлы оештыручылар безнең авылларда да, шәһәребездә дә күп.
    Яңа елга санаулы көннәр генә калып бара. Һәр бала, Альберт Гасимов әйткәнчә, яңа туганнан алып, 9нчы сыйныф укучыларын да кертеп, яңа ел пакетлары алачак.

    31 декабрьдә тәтешлеләр район мәдәният йорты каршындагы төп чыршы янына Яңа ел карнавалына җыелачаклар. Бәйрәм көннәрендә биредә мәдәният хезмәткәрләре якташлары өчен кичке тамашалар күрсәтергә вәгъдә итәләр. Кыскасы, уй-планнар да, теләкләр дә җитәрлек. Бәйрәмнәрне түземсезләнеп көтәбез, бары тик узып баручы елның бөтен эшләрен уңышлы тәмамлыйсы иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: