Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп турындагы истәлек

Нармонка авылында туган Нина Павловна Кронбергка (Прохорова) быел 90 яшь тулган.

(Тәтеш, 26 октябрь, “Тәтеш таңнары”) Аның горурланырлык хезмәте – 35 еллык педагогия стажы бар. Чистайда яшәүче тыл эшчәне үзенең укытучылары турындагы хатирәләрен гәҗит укучыларыбыз белән ­уртаклаша.

“Минем алдымда 1947 елдагы фоторәсем, 9 “А” сыйныфлар, монда минем сыйныфташлар, укытучыларым. Икенче рәттән сулда безнең, укучыларның, күңеленә якын география укытучысы. ­Программа материалына җитди әзерләнә, табигать матурлыгы белән хозурлана, Тәтеш ягын өйрәнә идек, – дип яза Нина Павловна. – Формада – рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Һәрвакытта күтәренке рухта, пөхтә, тыйнак. Ул югары уку йортларында укыткандыр, мөгаен, һәм дәресләрдә лекцияләр укылды, без аларны язып бардык. Кыңгырау чыңлауга ук килә һәм шунда ук дәрес темасын әйтә. Аны хәтердә сеңеп калырлык һәм һәрчак җавап бирергә әзер булырлык итеп аңлата. Ул алдагы юлымны сайлауда зур йогынты ясады, мин педагогия институтын тәмамлап, башта логиканы укыттым, ә аннары инде, аның кебек, әдәбиятны. Ни аяныч, аның исеме вакытлар белән онытылган, бәлки кем дә булса аны искә төшерергә ярдәм итәр. Аның янәшәсендә математика укытучысы, аның артында хәрби эшләр мөгаллиме. Без вакыт тизлегенә карап винтовка сүттек һәм җыйдык, төз атырга өйрәндек.

Янәшәдә 1948 елгы фотосурәт, бу инде 10 “А” сыйныфы, чыгарылышлар, – дип дәвам итә хезмәт ветераны. – Без олыгаеп киттек, алга таба нәрсә белән шөгыльләнергә соң, дип уйлыйк башладык шикелле тоела. Моңарда безгә укытучылар булышты. Өчен­че рәттә, соңгыдан алдагысы физкультура укытучысы. Бары тик исемен генә хәтерлим, без аны Шурочка дип атап йөрттек. Ул безнең сыйныфның рухы иде. Ул һәрвакытта безнең белән булды. Дәресләрдә, рус теле дәресендәге кебек, тынлык хөкем сөрде. Спорт киемнәре бик азларда гына булса да, аның дәресләренә кермәү хакындагы уйлар беркайчан да булмады. Алышып тордык, бер-беребездән алдык. Ул дәрестән тыш та безнең белән күп вакытын уздырды. Бәйрәмнәргә ирек­ле күнегүләр өйрәтте, без пирамида ясарга яраттык. 1 Май һәм 7 ноябрь митингларыннан соң – безнең чыгышлар. Җәйләрен дә безнең хакта онытмады. Ахирәтләремне җыяр өчен минем тәрәзәмә шакый һәм безне урманга чикләвек җыярга алып китте. Менә шундый иде ул! Икенче рәттән беренче – сызым укытучысы, киң күңелле кеше, бик яхшы педагог. Аннары – астрономия, физика, химия, 10нчы сыйныфта әдәбият һәм немец теле укытучысы Торскова На­талья Владимировна. Без җиңелгән дошманның  телен белергә теләдек һәм немец телен җитди өйрәнергә тырыштык. Тәрҗемә белән еш шөгыльләндек, немец телендә җырлар өйрәндек. Фоторәсемдә хезмәт укытучысы юк, андый фән дә бар иде. Уңган булды! Ак тукыма кисәкләреннән ул безгә төймә тишекләрен типчергә дә, төрле җөйләр ясарга да, чигәргә дә өйрәтте. Дәресләрдә тегү машиналары юк, нибары теория генә булса да, бик аңлаешлы иде. Институтта укыганда иң арзан тукымадан үземә киемнәр тегеп кидем. Мин, әни ликбезда укыган, әти чиркәү-мәхәллә мәктәбендә 3 сыйныф тәмамлаган гаиләдә үстем. Мәктәп укытучылары безгә белем һәм тормышка дөрес юнәлеш бирде”.
 

ФОТОРӘСЕМНӘР НИНА КРОНБЕРГ АРХИВЫННАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев