Мәктәп укучылары азык-төлек җыелмасы ала
Барлыгы 1867 укучы азык-төлек җыелмасы ала.
(Тәтеш, 29 май, "Тәтеш таңнары"). Уку елы тәмамланды. Моның белән бергә дистант вакытында укучыларга бушлай туклану тиешле. Бер укучыга бер көнгә туклану субсидиясе 7 сум 70 тиен тәшкил итә. Әлеге суммадан чыгып, хәзер райондагы мәктәп укучылары азык-төлек җыелмасы ала. Бу хакта район башкарма комитеты мәгариф бүлеге белгечләре хәбәр итә. Шулай ук 4 һәм аннан күбрәк балалары, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләрдәгеләр – районның барлыгы 135 укучысы – бер укучыга көнгә 25 сум исәбеннән өстәмә пакетлар ала. Барлыгы 1867 укучы азык-төлек җыелмасы ала. Җыелмаларны тараткан вакытта коронавирусны профилактикалауның барлык чаралары үтәлә.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев