“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе бара
Быел парта артына беренче тапкыр 160 беренче сыйныф укучысы утырачак.
(Тәтеш, 12 август, “Тәтеш таңнары”).
Ел саен Тәтеш районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе үткәрелә, аның кысаларында барлык беренче сыйныф укучылары да әти-әниләре хезмәт иткән оешма һәм предприятие җитәкчеләреннән канцелярия кирәк-яраклары тутырылган
портфельләр ала.
– Быел парта артына беренче тапкыр 160 беренче сыйныф укучысы утырачак. Аларның 45енә, балаларны укыту өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин итүдә финанс кыенлыклары кичергән гаиләләргә, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловтан портфельләр тапшырылачак, – диде район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев