Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәпләрдә инновацияләрсез булмый

Тәтеш шәһәренең 1нче урта мәктәбе базасында педагогия хез­мәткәрләренең “Фән, мәгариф, ин­новацияләр: актуаль мәсь­әләләр һәм заманча аспектлар” темасына төбәкара конференция булып узды.

(Тәтеш, 4 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина) Катнашучыларны район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина, Тәтештәге 1нче урта мәктәп директоры Илдар Фәткуллов, Чувашия педагогия университетының фән һәм инновация эшләре буенча проректоры Игорь Кожанов сәламләде.

Пленар утырышта пе­дагог­лар хезмәттәшләре белән эшләү тәҗрибәсен уртаклаштылар. ­Чыгыш ясаучылар бил­геләп үт­кән­чә, иннова­цион тех­но­логияләр кертеп ке­нә, заманча укыту чара­лары­ның, укытучы һөнә­ре­нең абруен, алдынгы тәҗ­рибәне ачыклауның һәм киң җәелдерүнең, белем бирүнең сыйфатын күтәрергә мөмкин.

Район башкарма коми­те­тының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Дарья Ромашкина районда мәгариф системасы үсешенең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләде.

– Бүгенге көндә безнең районда сыйфатлы белем алу өчен барлык шартлар да туды­рылган: уку программалары камил­ләштерелә, заманча мәгъ­лүмати технологияләр кер­телә, матди-техник база яхшыра, – дип билгеләп үтте ул үзенең докладында. – Милли мәгарифкә зур игътибар бүлеп бирелә.
Районда милли мәк­тәпләр челтәре сакланып калган: 7сендә – укыту татар телендә алып барыла; 8ендә туган тел фәне кысаларында чуваш телен өйрәнү белән белем бирелә, шул исәптән яңа уку елы башыннан Тәтештәге 1нче урта мәктәптә 1нче сыйныфтан чуваш теле өйрәтелә; бер мәктәптә туган тел фәне  кысаларында мордва теле өйрәтелә, 11 мәктәптә – укыту рус телендә алып барыла, шуларның 3се – Тәтештә. Район мәктәпләрендә шулай ук башка милләт балалары да белем ала. 2021-2022 уку ­елында өстәмә белем бирү үзәге базасында чуваш халкының мәдәниятен, тарихын һәм йолаларын өйрәнү белән “Сеспел” (“Умырзая”) берләшмәсе һәм мордва халкының мә­дәниятен, тарихын, йолаларын өйрәнү буенча “Тяштене” (“Йолдызчык­лар”) берләшмәсе кергән Якшәмбе мәктәбенең ике бүлеге ачылды. Балаларны татар телендә укыту һәм тәрбияләү өлешен колачлауны арттыруга юнәлдерелгән чараларга зур игътибар бүлеп бирелә.

Пленар өлештән соң кон­ференциядә катнашучылар кызыксынып мас­тер-класслар ­карадылар, секция утырышлары үт­кәрделәр, аннары Балыкчылык тарихы музеенда экскурсиядә булдылар.

Педагоглар конфе­рен­­­циягә нәтиҗә ясап, аның тирән мәгънәгә ия һәм әһәмиятле булуын бил­геләп үттеләр. Хәзерге Россиянең мәгариф уч­реж­дениеләрендә га­мәл­­гә кертелә торган педагогик инно­вацияләр мәктәп укучыларында һәм студент­ларда ватан­пәрвәрлек, гражданлык җа­ваплылыгы, ту­ган як­ка мәхәббәт, ­халык тра­­ди­ци­яләренә хөрмәт тәрби­яли.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев