Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәптә чирне профилактикалау: укучының сәламәтлегенә 10 адым

Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге 8-800-555-49-43.

(Тәтеш, 23 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
Мәктәпкә чыгып китәр алдыннан сумкаңда антисептик салфетка барлыгын тикшер
Антисептик салфеткаларны мәктәпкә баргач кулларны эшкәртү өчен, шулай ук зарурилык булганда (борын сеңгергәч, йөткергәч яки төчкергәч) куллан. Дәресләр башланыр алдыннан эш өстәлен, әгәр компьютер техникасыннан файдалансаң мышканы һәм клавиатураны антисептик салфетка белән сөрт.

Киемнәр сайлауга аерым игътибар бүлеп бир
Уңайлы җылылыкны тоюның әһәмияте турында исеңдә тот, кирәгеннән артык кызма һәм артык суынма. Мәктәптә башка аяк киемен алыштырып ки.

Тән температурасын көн саен үлчәп тор
Мәктәпкә кергән вакытта махсус фильтр җайланмасы аша уз, синең тән темпе­ратураңны үлчәрләр. Температураны үлчәгәндә дулкынланма. Температураны олылар бәйләнешсез термометр ярдәмендә үлчәячәк. Әгәр температураң 37 градус­тан югары булса, сиңа медицина ярдәме күрсәтәчәкләр.

Сыйныф өчен беркетелгән   бер бүлмәдә генә шөгыльлән
Исеңдә тот, пандемия вакытында барлык дәресләр, физика, химия, хезмәт, физик культура, чит телләр һәм информатикадан тыш, һәр класска беркетелгән махсус бүлмәдә үтә, бу профилактиканың иң әһәмиятле чараларының берсе – бу хакта онытма.

Тәнәфесләрдә нәрсә эшләргә?
Тәнәфесләрдә арка мускуллары һәм муеннарны ял иттерә торган күнегүләр, күзләр өчен гимнастика яса. Ашханәгә барыр өчен класстан (сыйныфка туклану өчен билгеләнгән вакытта) һәм махсус бүлмәләргә күченгәндә (физика, химия, хезмәт, физик культура, чит телләр) бердәм рәвештә чык,  туалетка, медицина бүлмәсенә – аерымлап.

Төчкергәндә борыныңны дөрес итеп томаларга өйрән
Төчкергәндә, йөткергәндә борыныңны һәм авызыңны бер тапкыр кулланыла торган салфетка яки кулның терсәк бөгелә торган урыны белән томала. Тирә-юньдәге кешеләрнең сәламәтлеген сакла.

 Бинаны даими җилләт
Балалар бүлмәдә булмаганда – тәнәфес вакытында классны җилләтеп ал. Исеңдә тот, сулый торган һавада кислород җитмәү хәлеңне начарайта һәм организмның вируска, бактерияләргә каршы торучанлыгын киметә. 

Дәрес вакытында бер минутлык физкультура ясарга онытма
Дәреснең 25-30 минутына физкультура яса. Бу сиңа үзеңне яхшы хис итәргә булышыр, кәефеңне күтәрер, эшләү сәләтен саклар, шулай ук дәресләрне яхшы үзләштерергә йогынты ясар.

Дөрес итеп туклан
Исеңдә тот, мәктәптә кайнар ризык белән һәм сәламәт туклану – үзеңне яхшы хис итү, бертигез үсү һәм үсеш алу, нык иммунитет һәм яхшы кәеф нигезе. 
Тукланыр алдыннан кулларыңны юарга онытма.
Барысын да аша, организм өчен кирәкле витаминнар һәм микроэлементларны тәлинкәдә калдырма.

Кулларны дөрес һәм даими юарга кирәк
Кулларны сабынла һәм ага торган суда – учларны, бармакларны, бармак араларын, кул чугының арткы якларын юарга кирәк. Кулларыңны чайкат.

Кулларны юу кимендә 30 секунд вакытны тәшкил итәргә тиеш.
Туалетка һәрбер барган саен, ашар һәм ашаганнан соң, физкультура дәресе тәмамлангач кулларыңны юып ал.

Сәламәт бул! 
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X