Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәптә “хәзинә” эзләгәннәр

Олы Тархан мәктәбе педагоглары укытучы һәм укучы хезмәттәшлеге педагогикасын оста файдаланып, укыту барышында үзенчәлекле төрләрне тәҗрибә буларак кулланалар.

Кулланучы белемен үзләштерүгә кызыксынуны ничек арттырып булуы турында без әңгәмә ­ба­рышында белдек.
–  Тапталган сукмак буйлап барырга яратмыйбыз, үзебезгә юл-сукмак салуы күңелле, – ди башлангыч сыйныфлар укытучысы ­Айсылу Дульдиева.
– Без алда ­барырга,  үзенчәлекле, заманча яңа­лыкка алынырга тырышабыз, – ди инглиз теле укытучысы Гөлия Солтанова.
– Без кулланучылар хокук­ларын яклау иленә алты елдан бирле юл салабыз, – дип дәвам итә директор Расих Шагаев.
Алар белән килешми мөмкин түгел, чөнки кулланучылар хокуклары турындагы белемне киң җәелдерү буенча эшләгәне өчен тапшырылган “ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенә ярдәм иткән өчен” медале нәкъ тә аның күкрәген бизәп тора.
– Шәкерт­ләребезгә кул­ланучылар хокук­ларын яклау өлкәсендә үз хокук­ларын якларга өйрәтәбез, – дип сөйли Расих Интал улы. – Эшләү төрләре һәм алым­на­ры күп. Шушы аралар­да безнең балалар янә “Мин һәм кул­ланучылар хокук­лары” дигән респуб­лика күлә­мендә­ге рәсемнәр бәйгесен­дә алдынгы булдылар.
– Бәйгегә 250 эш тәкъ­дим ителгән иде. Мәктәптәге 16 яшь рәссам­ның эшен җибәрдек. Шуның өчтән бер өлеше жюри тарафыннан игътибарга алынды. Камилә Рәхмәтуллина призер булды, ә Елизавета ­Захарова, Сөмбел Тупикова, Зилә Шәм­сетдинова, Миләүшә Әбелханова Рәхмәт хаты һәм бүләкләргә ия булдылар. Бу юнәлештә без район данын якладык дияргә була, – ди педагог-оештыручы Фәния Рәхмәтуллина.
Укучылар үзләре дә уздырылган  Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнендәге кичерешләре белән бик теләп уртаклаштылар. Баксаң, “Расих Интал улы кулланучылар хокук­ларын югалту турында игълан иткән”, әйе “игълан элгән”, әле тагын “социаль челтәрләрдә мәгълүмат биргән”.  Балалар моны җит­ди кабул иткәннәр. Фикер алышканнар: ничек инде шулай килеп чыккан, ничек югалырга мөмкин... Тынычландырганнар: табылыр...
Һәм директорга шаярту­ын – кулланучылар хокук­лары  белән язмаларны мәк­тәптәге яшерен урынга кую­ын әйтергә туры килгән. Барлык хокук­лар да табылган. Аннары, мәктәпнең актлар залында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Канунын, кулла­нучыларның барлык хокукларын тагын бер кат искә төшергәннәр. Балалар һәркем хокуклардан файдаланырга һәм, зарурилык булганда, бозылган хокук­ларны закон юлы белән белемле итеп якларга тиеш дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
– Кимчелеге ­булган товарны шундый ук товарга алыштырырга яки башка төрдәге яисә маркадагы товарга, ләкин бәясенә исәп-хисап ясап,  алмаштырырга мөмкин. Товарны бушлай ремонтлауны да таләп итәргә була. Соңгы чиктә, товарны алыштыруны сорарга мөмкин, – ди укучы Данил Куркин.
–   Бозылган хокукларны яклый белергә кирәк, – дип дәвам итә әңгәмәне аның дус­ты Альмир Юнысов. – Әгәр сатучы кимчелекле товар белән булган проблеманы тыныч кына хәл итүдән баш тартса, ике данәдә дәгъва яза һәм берсен сатучыда калдыра, икенчесен,  кабул итү турындагы язма белән сатучыныкын үзегезгә ала аласыз. Алудан баш тартса, белдерү кәгазе белән почта аркылы җибәрәсез. Полициягә, прокуратурага, Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә була. Кулланучылар хокук­ларын яклау буенча проб­лемалы барлык сорауларны судта хәл итәргә мөмкин.
Олы Тархан урта мәк­тәбе укучылары үзлә­ре­нең белемнәрен менә шулай тулыландыралар. Сер түгел, әлеге мәктәп кулланучылар хокукларын яклау темасы буенча республикада иң яхшыларның берсе. 
– Олы Тархан мәктәбе бу юнәлештә иң активларның берсе булып кала, вакыт узу белән, районда бәйгедә катнашучы мәктәпләрнең саны артыр дип уйлыйм, – диде Тәтеш районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X