Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Могҗизалар һәм илһамлану вакыты

Балалар сәнгать мәктәбендә сәнгать бүлегенә йөрүче мәктәп укучыларының “Кыш – тылсымчы” дип исемләнгән иҗади эшләр күргәзмәсе ачылды.

(Тәтеш, 17 гыйнвар, "Тәтеш таңнары"). Аны укытучылар Дина Кузнецова, Марина Яшина һәм Наил Гафаров оештырды. Биредә яңа ел бәйрәмнәре, каникуллар, төрле рәсем техникасы белән башкарылган яңа ел открыткалары эскизлары белән бәйле композиция күренеш­ләре күп. 

Балчыктан эшләнгән әйберләр аеруча да зур кызыксыну уятты. Болар – Кар кызы, Кыш бабай, ел символы, төрле сувенирлар. Балчыкны төрле ысуллар белән яндырып файдалану һәм үзенчәлекле бизәү ярдәмендә һәрбер эш үзенчәлекле килеп чыккан. 

“Кышкы табигатьнең матурлыгын күрсәтү, нинди дә булса тылсымга кагылу, башкарган эшләреңдә үзеңнең эчке дөньяңны ачу – башлангыч рәссамнар өчен иң мөһим бурычларның берсе. Укучылар ак гуашны төсле буяулар белән кушып, карда аксыл зәңгәр, сары, җете кызыл төсләрне ачык итеп күрсәтеп, шатлык, тирән тәэсирләр, шулай ук үзләренең эчке борчылу кичерешләрен белдерделәр, – дип сөйли балалар сәнгать мәктәбе директоры Екатерина Баландина. – Балаларның хезмәтләре тамашачыларда тирән тойгылар, тынлык һәм тынычлану хисләре тудыра”. 

Күргәзмәне карарга инде сиксәннән күбрәк  кеше килгән, ул 20 гыйнварга кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев