Монастырскида уен программасы узды
Уен программасы Гаилә елына багышланган.
Гаилә елы кысаларында Монастырск җирлек китапханәчесе балалы гаиләләрне уен программасына чакырды. Бу хакта Монастырь җирлек китапханәсе хәбәр итә.
Катнашучылар конкурс биремнәрен кызыксынып үтәделәр, табышмакларны бергәләп чиштеләр, мәкальләр җыйдылар, әкияти викторина сорауларына җавап бирделәр, конкурсларда, тиз сөйләшүләр марафонында катнаштылар. Ахырда балаларга һәм ата – аналарга үзләренең иҗади эшләрен Күрсәтергә-өйдә макет ясарга кирәк иде. Гаилә белән үткәргән вакыт бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.
фотосы: Монастырск җирлек китапханәсе тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев