Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Мәрхәмәтлеләр, ачык йөзлеләр

    Сүзем ак халатлы табиблар һәм шәфкать туташлары турында.

    Шәһәребезнең коймалап алынган хастаханә биналары бер кечкенә шәһәрчекне хәтерләтә. Анда һәрчак чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Җәй айлары җиткәч, тирә-ягы матур гөлбакчага әйләнә. Чәчәкләрнең ниндие генә үсми монда. Киң күңелле хезмәткәрләр түтәлләрдәге гөлләрне, авыруларны караган күк, вакытында туфракларын йомшартып, су сибеп үстерәләр. Моның шулай икәнлеген үз күзләрем белән күреп, күзәтеп торганым бар. Ә инде кояшлы, җылы көннәрдә уңайлы эскәмияләрдә авырулар белән бергә аларның хәл-әхвәлен белергә килүчеләр дә шул матурлыкка хозурланып, рәхәтләнеп ял итеп китәләр. Үзенең сәламәтлеген кайгыртып килүчеләр өчен төрле бүлекләр эшли: балалар, теш һәм казналар дәвалау үзәге, бала табу йорты, маммография, ренгент, флюорография, УЗИ, йөрәкне, күз тикшерү һәм башкалар.
    Чирләп киткән очракта, табиблар беренче чиратта, анализлар бирергә дип лаборатория бүлмәсенә җибәрәләр. Монда инде һәрвакыт тәртип һәм үз эшләренең осталары хезмәт итә. Кырык ел стажы булган Әлфия Шәрәфетдинова, Гөлүсә Суркова, Светлана Демагиналар бик игътибарлылар, мөлаемлар. Санитаркалар Рушания Сибгатуллина белән Рушания Заһретдиновалар да кирәк вакытта ярдәм итәргә әзер торалар. Һичкайчан да алардан кырыс сүзләр ишетмәссең дисәм, бер дә арттыру булмас.
    Район үзәк хастаханәсендә шулай ук үз белгечлекләренә тугры калып, озак еллар эшләүче табиб­лар шактый. Шулардан - Назымгөл Җәләлетдинова, Наилә Рәхмәтуллина, Роза Сәмигуллина, Ләлә Йосыповалар халыкка намуслы хезмәт итәләр.
    Әлеге игелек ияләренә әйтеләсе җылы сүзләрне шигъри юллар аша җиткерәсем килә.
    Авыруларны гына түгел, күңелләрне
    Дәвалыйлар ак халатлы изге җаннар.
    Сүндермиләр ышаныч һәм өметләрне,
    Һәрчак шулай мәрхәмәтле булсын алар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: