Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Мул уңыш җыюга өметләнәбез

    "Татарстан" агрофирмасында узган семинар-киңәшмәдә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю, көзге эшләргә әзерләнү мәсьәләләре каралды.

    Районда мул уңыш булсын өчен барсы да эшләнде, яңгырлар да явып торды, дип билгеләп үтте район башлыгы Валерий Чершинцев. Хәзер иң мөһиме - уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга. Әлеге максатны тормышка ашыруда барлык авыл халкы булышырга тиеш. Бөртекне ташу өчен райондагы бар булган транспорт та җәлеп ителәчәк. Әгәр хуҗалык үз көче белән уңышны җыеп ала алмаса, ярдәмгә механикалаштырылган отряд киләчәк, чөнки бөртекне вакытында җыеп алмасаң, ул берничә тапкыр кыйммәткәрәк төшә.
    Егерме көннән бөртек тулысынча өлгереп җиткәч, уңышның яртысы югала дип искәртте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Евгений Курков. Кайбер хуҗалык­лар урып-җыюны киләсе атнадан башласалар да була, ә комбайн паркының әзерлеге әлегә түбән, бер комбайнга уртача йөкләнеш зур - 431 гектар.

    Утыз өч мең гектардан 100-110 мең тонна бөртек җыеп алу өчен шартлар бар. Чәчелгән җирләрнең һәр гектарына 50 килограммнан артык минераль ашламалар кертелгән, чүп үләннәренә, авыруларга һәм корткычларга каршы химикатлар сибелгән. Быел бөртекнең сату бәясе артыр дип көтелә. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең финанс хәле яхшырыр дигән өмет бар. Уңышның нинди булуы комбайнчыдан гына түгел, ә урып-җыюда катнашучыларның барсыннан да тора. АПК хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе Николай Артемьев, авыл хуҗалыгы идарәсе бүлегенең җитештерү-маркетинг начальнигы Николай Кудряшов, Россия Авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре Радик Закиров, Алексей Абмаев, "Татарстан" агрофирмасы икътисадчысы Фәрит Әбделвәлиев хезмәтне саклау һәм техник куркынычсызлык, хезмәткә түләү, уңышны җыеп алу технологиясе, авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү, орлыкларны көзге чәчүгә әзерләү тәкъдиме белән чыктылар. Көзге культураларны 15 мең гектарда чәчәргә планлаштыралар, нигездә пар җирләре һәм борчак. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә рес­публика бюджетыннан чәчелгән һәр гектар өчен бишәр йөз сум акча бүлеп бирелә.

    Семинарда катнашучылар хуҗалыкларның көзге эшләргә әзерлеге белән таныштылар. Биредә зур эш башкарылган: барлык кирәкле техника әзер, ындыр табагы яңа уңышны бүген үк кабул итә ала.

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: