Мунча һәрчак кирәк
Тәтеш аучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга үзенчәлекле бүләк ясаганнар.
(Тәтеш, 26 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш аучылары махсус хәрби операциядә катнашучыларга үзенчәлекле бүләк ясаганнар.
Тәтешнең аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе Александр Шлячковның хәрбиләргә 100 мең сумнан артык бәядә торган поход мунчасы сатып алып җибәрергә кирәк дигән тәкъдимен дуслары бертавыштан хуплаганнар. Тәтеш районы кулланучылар җәмгыяте рәисе Илдар Сөләйманов 30 мең сум күләмендә саллы өлеш керткән. Тәтеш районы һәм Тәтеш шәһәренең Мактаулы гражданины Николай Сергеев 10 мең сум акча биргән.
– Хәрби хезмәткәрләргә, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булучыларга, күчмә мунча бик тә кирәк. Җылынырга, җылы су белән юынырга, моңардан тыш әле, биредә өс киемнәренә, матрасларга дезинфекция ясарга да була. Мунча сатып алуда ярдәм күрсәтерлек игелекле кешеләр булуы сөендерә, – ди Александр Иванович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев