Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мунчалар нигә яна?

Мунча ягу – ял көннәре һәм бәйрәмнәрдә аерылгысыз бер тәртипкә кертелгән күренеш, ул кайчакларда янгын сүндерүчеләрне чакыру белән тәмамлана.

(Тәтеш, 24 июль, "Тәтеш таңнары"). Мунча ягу – ял көннәре һәм бәйрәмнәрдә аерылгысыз бер тәртипкә кертелгән күренеш, ул кайчакларда янгын сүндерүчеләрне чакыру белән тәмамлана.

Хәзер югыйсә барысы да бар сыман: хәтта агачны ут кабудан саклар өчен сыеклык та уйлап чыгарылган, түбәләр дә еш кына тимердән яки башка янмый торган материалдан эшләнелә. Еш кына боларның барысыннан да файдалана белү осталыгы җитми, бу янгын чыгуга китерә дә инде.

“Күзәтеп йөрү барышында кайбер очракларда шунысы ачыклана, мич инде суынган була һәм янгын чыгуга, электр чыбыкларының кыска ялганышыннан башка – бүтән сәбәпләр юк. Кыска ялганыш ПВХ изоляцияләрнең тузганлыгы, чыбык­ларны чорнап ялгау, зарарланган изоляция­ләр аркасында булырга мөмкин. Яккан вакытта мичнең артык кызып китүе дә ут телләре китереп чыгарырга ихтимал. 

Әмма шулай да, янгыннарның төп сәбәбе – мичне дөрес җыймау, ялгышлык мунчаны төзегән вакытта ук җибәрелергә мөмкин. Моннан тыш, ярыклар, чүп белән капланган төтен юллыгы, мич яки торбаның агач корылмаларга якын булуы, мич капкачының ачык калуы, саклану чаралары булмаган агач корылмаларның артык кызуы ялкын чыгуга “гаепче” була ала. Мунчаның корылмасы барыннан да ешрак янгыннан тулысынча юк ителә, аерым очракларда – түшәмнәр яна. Бәхеткә каршы үлем-җитемнәр күзәтелми”, –  дип хәбәр итә Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X