Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Музей базасында 2002 елның мартында ТРның музей оешмасы Советы утырышы уздырылган

Музей тормышыннан кызыклы фактлар

(Тәтеш, 9 июль, "Тәтеш таңнары").
 

Музейның зур булмаган коллективы өчен 2001 ел катлаулыларның берсе булып торган, чөнки Тәтешнең 220 еллыгын билгеләп үтәргә, Казан губерниясенең өяз шәһәре статусын алырга әзерләнгәннәр һәм музейга тапшырылган беренче гильдия сәүдәгәр П. В. Серебряков утарына (Тәтеш ш., Ленин ур., 25) кыска вакыт эчендә яңарту-ремонт эшләре үткәрергә туры килгән. ТРның Милли музей белгечләре тарафыннан төрле этапларда фәнни проектлар ясау тормышка ашырылган. ТР Милли музее генераль директоры Г. С. Мухановның актив булышлыгы һәм “Музей үзәге” иҗади сәнгать төркеме хезмәте (С. И. Матвеев) ярдәмендә 2001 елның 5 декабрендә Тәтешнең туган якны өйрәнү музее – ТР Милли музее филиалы тантаналы рәвештә ачылган, анда ТР Премьер-ми­нистры Р. Н. Миңнеханов ­катнашкан. Сәүдәгәр П. В. Сереб­ря­ковның яңартып тө­зек­ләндерелгән йортына күченгәннән соң, нәкъ тә 2001 елдан музейның чынлап торып яңарышы баш­ланган. Музей хезмәт­кәрләре шәхси төрдәге документлар, үткән еллардагы мемориаль мәгълүматлар җыю буенча зур эш башкарган.

­Музей базасында 2002 елның мартында ТРның музей оешмасы Советы утырышы уздырылган, анда Н. Г. Панягина тарафыннан тәкъдим ителгән “Архитектура һәйкәле булып торган биналар музей экспозицияләре булдыру концепциясе” (П. В. Серебряков йорты, Тәтеш ш., Ленин ур., 25) тыңланган һәм хупланган. Музей экспозициясе һәркемдә тирән тәэсирләр калдырган, чөнки аны булдырган белгечләрнең аңарда күңел җылысы яшәгән. Музей фарфор әйберләрдән торган кызыксындыргыч коллекциягә, яктырткыч приборларга, XIX-XX гасырлардагы җиһазларга, коралларга, нумизматик коллекциягә, палеонтологик коллекциягә, фоторәсемнәргә, документларга ия. 

2002 елның декабрен­дә тарихи шәһәрләр Берлеге һәм Россия төбәкләре музей директоры Н. Г. Панягинаны зур эш башкарган өчен “Россия халыклары мирасына өлеш керткән өчен” медале белән бүләкләгән.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев