Музей булачак
Тәтеш музее откан грантка яңа музей оештырылачак.
Узган атнада булачак балык музее янына чүп контейнеры китереп куйдылар. Аңлашылганча, бинаны әзерләү эшләре башланган, әлегә аны чүп-чардан чистарталар, залларны планлаштыралар.
Тәтеш ягы тарихы музее хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, булачак музейны ачуга әзерлек эшләре белән алар инде күптәннән шөгыльләнәләр. Фондта булган экспонатларны яңарталар. Эшлекле хатлар алышалар һәм Ундоры музее белән элемтәдә торалар, чөнки берүк вакытка һәм урынга караган "кардәш" экспонатлар бар.
Уфа реставрацияләүчеләре белән эшлиләр. Районның балык хуҗалыгында хезмәт куйган тәтешлеләр белән очрашалар. Музей хезмәткәрләре Тәтештә балыкчылык кәсебенә мөнәсәбәтләре булган якташларына әйберләр белән булышуларын сорап кабат мөрәҗәгать итәләр. Алар ачылган яңа музейда лаеклы урыннарын табачак. Ә бу хәл, мөгаен, Балыкчы көнендә булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев