Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Музейның бер гасырлык тарихын музейчыларның берничә буыны язган

Музейның ТАССР белән бер елны барлыкка килүе тирән мәгънәгә ия, һәм ­республика үсешенең барлык этаплары аның йөз еллык тарихында гәүдәләндерелә.

(Тәтеш, 11 июль, "Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова). Бу 100 елга якын көч кую һәм туган якны өйрәнүче энтузиастларның армый-талмый эзләнүләре, егерменче йөз еллыкның фидакарьләре һәм туган якка  гашыйк булучыларның киләсе буыннар өчен халык истәлеген сак­лаудагы зур хезмәт җимеше.

Ир-егетләр гимназиясе укытучылары С. К. Нюберг, М. М. Марут – Сукало-Краснопольский, Н. Ф. Калинин, Н. К. Енгурин, И. В. Басманов, В. М. Заверткиннарны бүгенге көндә без фидакарьләрчә хезмәт куйганнары өчен хөрмәт белән искә алабыз, алар искиткеч сәнгать белгече һәм коллекционер А. Ф. Мантель җитәкчелегендә безнең туган як музеена нигез салганнар.

Тәтеш ягы тарихы музее – Татарстан музейлары Ассоциациясендә сизелерлек югарылыкта тора, Татарстан Республикасы Милли музее оештырган барлык музейара акцияләрдә һәм чараларда актив катнаша.

Тәтеш ягы тарихы музееның инициативалыгы һәм шактый ирешкән казанышлары Татарстан Республикасы Хөкүмәте, шул исәптән ТР Дәүләт  Советының, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе тарафыннан  Мактау билгесе белән берничә тапкырлар билгеләп үтелде. 

Музей коллективы соңгы биш ел эчендә ТРның Мәдә­ният министрлыгы һәм “Та­тар­станның музей язы” акциясендә катнашканы өчен Татарстанның ­музейлар Ассоциациясе Дипломы, туризм буенча Дәүләт комитеты, ТРның мәдәният министр­лыгы Рәхмәт хатлары һәм Дипломнары белән билгеләп үтелде, “Туризм – XXI гасыр” республика бәйгесендә ­Дипломга лаек булды.

Безнең музей 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музееның  “Иң яхшы корреспондент пункты” бәйгесендә берничә еллар дәвамында җиңүче булды.
Безнең музейда бүгенге көндә өч филиал бар, аларның һәркайсы Татарстан Респуб­ликасында үзенә бер төрле бердәнбер: Долгая Поляна авылындгы парк зонасын сак­лаучы Молоствовларның алпавыт утары; И. Я. Яковлевның мемориаль музее; балыкчылык тарихы буенча күргәзмә-музей комплексы.

Музейның иҗади коллективы район һәм республикабыз җитәкчелеге ярдәмендә Тәтешебезне туристлар үзә­ге­нең берсенә әверелдерә алды. 

Музей ел саен күп сандагы автобус турлары, 100гә якын судно кабул итә, бу күчмә туризмны үстерү буенча алдынгылар арасына керү мөмкинлеген бирә.

Музейның үз филиаллары белән эшләве җирлектә яшәүчеләргә һәм Татарстанда яшәүчеләргә генә түгел, шулай ук бөтен Россиядән, чит илләрдән килгән кунакларны каршылауга да юнәлтелгән. Талантлы музей хезмәткәрләре безнең яраткан шәһәребез тарихы аша гүзәл республикабызның да тарихын киң җәелдерә.

Музей урнашкан Серебря­ков­ларның сәүдәгәр утары сирәк була торган музей экспонатларын саклый. Музей хәзинәсендә кешелекнең үзе­нең дә яшеннән артып киткән экспонатлар бар.


Музей үзенең 100 еллыгына зур нәтиҗәләр белән килде. Бүгенге көндә безнең музей – тәтешлеләрнең горурлыгы һәм шәһәр, районның мәдәни тормышындагы ­инновацион үзгәрешләрендә алдынгы ­булып танылуына сөенәбез.

Музейның 100 еллык үтел-
гән юлында анда уналты җитәкче алышынган.
С. К. Нюберг, 
Н. К. Енгурин, 
П. А. Плаксин, 
В. С. Демахин, 
Б. Р. Ваһапова, 
А. А. Пугачева, 
Т. Ф. Васина, 
М. И. Гаврилина, 
А. П. Калмыкова,
Н. П. Рябов, 
В. А. Глухов,
Р. И. Земскова, 
З. Д. Филиппова, 
А. М. Абросимова, 
М. Ф. Евсеева, 
Н. Г. Панягина.

Музейга 2010 елдан Та­тарстан Республикасының ат­­казанган мәдәният хез­мәткәре Наталья Понедельникова җитәкчелек итә.

Тәтеш ягы тарихы музее кызыксындыргыч тарихлары, риваятьләре, хәзинәләре һәм сирәк экспонатлары белән берничә тапкыр республиканың иң яхшы муниципаль музее, ике тапкыр ТРның иң яхшы мәдәният учреждениесе дип танылды,  “Гасыр музее” онлайн бәйгесендә ­алдынгылар өчлегенә керде. 

Музейга килүчеләрнең са­ны узган елда Тәтештә яшәүчеләр исәбеннән 6 тапкырга артып китте һәм 72 мең кеше тәшкил итте. 

Музей коллективы соңгы ун ел эчендә 9 грант проекты җиңүчесе булды.

Музей коллекциясендә 46 меңнән артык әйбер хисаплана, бу Тәтештә яшәүчеләр исәбеннән 4 тапкырга артыграк.  

“Үзеңне Тәтеш тарихында яздыр” хәйрия акциясе музейның юбилей көнендә тәмамланачак. Теләге булган һәркем бүләк сыйфатында музейга үткән заман  һәм борынгы көнкүреш әйберләре, фоторәсемнәр, документлар тапшыра ала.

фото: архив/Авангард
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X