“Надежда”да иң ышанычлысы
Тәтешле Владимир Софоновның бөтен хезмәт эшчәнлеге районның транспорт хуҗалыгы белән бәйле.
Володя балачактан ук велосипедта, мотоциклда казынырга ярата, туган авылы Урюмда уньеллыкны тәмамлагач, Васильевскийдагы автотранспорт техникумына укырга керә. Армиягә китәр алдыннан "С" категориясе буенча машина йөртү таныклыгы ала.
Германиядә хезмәт иткән вакытын Владимир Иванович җылы хисләр белән искә төшерә, ул аның киләчәк эшчәнлегенә зур йогынты ясавын әйтә. Армия дисциплинасы кешене үзеннән-үзе тәртипкә өйрәтсә, немецларның һәр эштә төгәллекләре үзенең билгеле бер эзен калдырган. Йөкләнгән бурычны аңлый белү, пөхтәлек һәм төгәллек, эшне намус белән, булсынга башкару аның төп сыйфатына әйләнә.
Дипломлы белгеч булгач, Тәтешкә күчеп килә һәм "Сельхозтехника"га хәрәкәт куркынычсызлыгы буенча инженер булып урнаша, шуннан соң гараж мөдире дә, транспорт буенча директор урынбасары да була.
"Ул елларда предприятиедә төрле техника күп иде, 250гә якын кеше хезмәт куйды, - дип искә ала Владимир Иванович. - Тулы куәткә эшләдек, махсус техникаларны ремонтлау, йөкләр ташу белән шөгыльләндек, чәчү һәм урып-җыю вакытында колхозларны да авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин иттек. "Ул шул дус коллективта утыз елга якын эшли. Әле күптән түгел, үзенең 60 яшьлек юбилеенда, элекке хезмәттәшләреннән җылы котлау сүзләре ишеткән.
Соңгы сигез елда - "Надежда" ҖЧҖда хез-мәтне саклау инженеры. Шул елларда производствода бер генә бәхетсезлек очрагының булмавы белгечнең үз вазифасына намуслы каравы турында сөйли.
Предприятие директоры Николай Сергеевич та аны мактап бетерә алмый: "Владимир Иванович "Надежда"да иң ышанычлы кеше, йөкләнгән теләсә нинди эшкә җаваплы карый һәм аны һәрвакыт җиренә җиткереп башкара".
Юбиляр бәхетле, яраткан хатыны Валентина белән инде күп еллардан бирле тормыш юлыннан бергә атлап киләләр, кызлары, оныклары бар. "Үзем хакында нәрсә сөйләргә? Минем бөтен нәрсәм дә бар - гаиләм, эшем, тамагым тук, өстем бөтен. Язмыштан күпне сорарга ярамый, бары тик матур итеп яшәргә генә кирәк", - дип сүзен йомгаклады сүзгә саран әңгәмәдәшем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев