Районыбыз җирлеген таулы дип әйтеп булмый, шулай да Ивановкадан ерак түгел Нагорный поселогы бар.
Тәтеш - Ульян трассасы буйлап барганда, аңа игътибар итми мөмкин түгел. Юлның сул ягында, офыкта, тезелеп киткән кирпеч йортларны күргәч, биредәге кешеләр җитеш яши икән дигән фикер туа, әмма... игътибар белән карасаң, ә иң яхшысы Нагорныйны барып күрсәң, уңай тәэсирләрнең эзе дә калмаячак.
Асфальттан кыр юлына төшәбез һәм шунда ук автобус тукталышы "вазифасын" үтәүче артсыз утыргычны күрәбез.
Юлыбыз урылган басу аша уза. Инде яртылаш сүтелгән йортлар, үлән басып киткән урамнар күренә. Шунда үзеңне өрәк-поселокка эләккән нәфис фильм герое итеп сизәсең.
Торак йортларны аерып була. Шуларның беренчесенең капкасында - йозак, тирә-яктагы үлән чабылган, тәрәзә челтәре селкенеп куйды. Кычытканнарны ерып, шунда, Комсомол урамына барам.
Минем килеп чыгуым хуҗалар йөзендә гаҗәпләнү тудырды. "Ышанмыйм, булмас, үз теләгегез белән генә бирегә килүегезгә", - дип тәкрарлый Татьяна Кручкова. Аны ышандырырга тырышам, Нагорный тормышы турында сорашам. Ханым сөйләгәннәр буенча, алар бирегә ире белән унбиш ел элек Казахстаннан күчеп кайтканнар. "Ирем тумышы белән Ивановкадан. Туксанынчы елларда күпләр союздаш республикалардан Россиягә күченделәр, шулай ук без дә. Ул вакытта биредә, ике катлы бинада, мәктәп тә бар иде, кызыбыз шунда укыды. Мин әле колхозда эшләргә дә өлгердем. Хәзер бернәрсә дә калмады инде, йортларны да кирпечләп сүтәләр. Чыгып кисәтү ясагач, миңа: "Синең ни эшең бар?" - дип җавап бирәләр. Су да, газ да юк, ә без ирем белән инвалидлар. Дөрес, кое бар, әмма суын эчәргә ярамый", - ди Татьяна Михайловна. Алар яшәү урынын рәхәтләнеп алыштырырлар иде дә, мөмкинлекләре чикле. Пролей-Кашага күчеп китәргә бик риза, оныклары да быел авыл мәктәбенә йөриячәк, тик менә йорт алырга акчалары юк. "Без бурычка алып, пенсиядән өлешләп тә түләр идек. Тик әлеге мәсьәләдә булышыр кеше генә табылмый", - ди пенсионер.
"Миңа сигез яшь иде, димәк, ярты гасыр элек булган, биредә җәнлек совхозы эшчеләре өчен тораклар сала башладылар, анда йорт куяннары үрчетү белән шөгыльләнделәр. Ак төлкеләр кайтарырга теләгәннәр, тик өлгермәделәр", - дип искә ала аның ире Василий Борисович.
Азык-төлекне айга бер тапкыр сатып алалар. Пенсия алгач, Тәтешкә барып бөтен кирәкле әйберләрне алып кайталар. Нагорныйда нинди дә булса уңай нәрсәләр бармы дигән сорауга, Татьяна Михайловна шаяртып болай диде: "Биредә тыныч, хәтта ачуланышыр кеше дә юк".
Сәяхәттән кайткач, мин поселок турында берәр төрле документаль мәгълүмат табарга тырышып карадым - нәтиҗәсез. Аның тарихы, шулай ук бүгенгесе хакында да бер сүз юк. Җәнлек совхозы ярдәмендә барлыкка килгән торак пункт тиздән юкка чыгачак, аның гомере бик кыска булган. Әмма язмышлары Нагорный белән бәйләнгән кешеләр, поселокны һичшиксез истә тотачаклар.
P.S. Мәкалә чыгар алдыннан Урюм авыл җирлеге башлыгы Николай Красновка шалтыраттым. "Нагорныйда проблемалар, чынлап та күп. Аларны хәл итү - кешеләрне башка торак пунктларга күчерү. Поселокта кое бар, аңа суны китереп салып торалар, әмма кешеләр аннан файдаланырга теләми", - дип аңлатты ул килеп туган хәлне.
Нет комментариев