Нармонкада җирлек халкы җыены булып узды
Биш торак пунктта - Нармонка, Чинчурино, Колунең, Зеленовка һәм Кушкуйда 812 кеше яши, шуларның 317се - пенсионерлар, 300е - эшкә яраклылар.
Барлык социаль сфера хезмәтләре эшли, халыкның дәгъвасы юк. Киресенчә, алар медицина белгечләренә рәхмәтлеләр, мәдәният хезмәткәрләре дә, эшләү шартлары авыр булса да, бик күп чаралар оештырып үткәрәләр. Авыл җирлеге эшчәнлегендә Нармонка мәктәбе педколлективы активлыгы белән аерылып тора.
Җирлек өчен шунысы отышлы, аның территориясендә эре авыл хуҗалыгы предприятиесе урнашкан. Эшкә яраклы халыкның күп өлеше "Содружество" ҖЧҖда хезмәт куя, биредә эш хаклары һәм пай җирләре өчен вакытында түләнә. Аның планнарында - киләчәктә игенчелекне дә, шулай ук терлекчелекне үстерү, димәк, биредә эшләүче авыл халкының җитешлеге яхшыруына да өмет бар.
Җирлек башлыгы Нина Рыбакина отчет докладында барлык авылларның проблемаларын төгәл яктыртты. Зеленовкадагы юлның начар булуы, Чинчурино һәм Колунецтагы су үткәрү челтәрләренә ремонт таләп ителүе беренче ел гына телгә алынмый. Җиңүнең 70 еллыгы белән бәйле якындагы планнар - Чинчуринода һәйкәл салу, Колунец һәм Кушкуйдагысын ремонтлау, Зеленовка һәйкәлен икенче урынга күчерү.
Нина Рыбакина әйтеп үткәнчә, төзекләндерү эшләре барлык авылларда да дәвам иттереләчәк һәм аларда халыкны актив катнашырга, шулай ук кайбер мәсьәләләрдә "Содружество" ҖЧҖны ярдәм итәргә чакырды. Җирлек башлыгы докладын бюджет учреждениеләре җитәкчеләре тулыландырдылар. Нармонка мәктәбе директоры Николай Торгайкин җыелучыларның игътибарын уку йорты тәрәзәләрен алыштыру, спорт залын ремонтлау зарурлыгына юнәлтте һәм бу эшләрдә авыл хуҗалыгы предприятиесенең дә булышуын сорады. Җыенда катнашкан район башлыгы Рәмис Сафиуллов эш урыннары булган авыл халкы өчен сөенде. "Содружество" районның иң эре хуҗалыкларының берсе, дип билгеләп үтте ул, димәк, авыллар яшәячәк һәм җирлекнең дә киләчәге бар. "Замана авырлыкларына карамастан, - дип басым ясады ул, - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авылларга булышу программасын тормышка ашыруны мөһим дип саный. Шуңа да районда юллар, клублар төзелә, су үткәргечләр яңартыла. Тик барсын да бер көнне эшләп кенә булмый. Юлларга килгәндә, президент безнең проблеманы белә, мин инде аңа әлеге мәсьәләне чишүдә ярдәм сорап хат белән мөрәҗәгать иттем. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә республика булышлыгында яшиләр. Иң мөһиме - барыгызга да сәламәтлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев