Наталья Борисова: Тумышыбыз белән авылдан
Жуково авылы мәдәният йортындагы “Ромашкалар” вокаль ансамбле составында барлыгы дүрт җырчы, әмма бу аларга иҗат белән шөгыльләнергә бөтенләй дә комачау итми.
(Тәтеш, 24 октябрь, “Тәтеш таңнары”) Коллектив 2014 елда оешкан. “Башта җыелдык, җырладык, әйтергә кирәк, рәсми рәвештә түгел, – дип елмаеп искә төшерә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Наталья Борисова. – Ә алты ел элек җирлектәге сәхнәдә, мәдәният йортында, аннары район күләмендәге чараларда чыгыш ясый башладык. “Ромашкалар” исемен без баштан ук уйлап куйдык: тумышыбыз белән барыбыз да авылдан һәм балачак хатирәләре әлеге матур, кояшлы чәчәк белән бәйле”.
Коллективта җырлаучылар – алар Лариса Федотова, Ирина Малкина, Нина Матвеева һәм Наталья Борисова. Авылның почта бүлеге начальнигы, китапханәче, элекке педагогны – бер уңайдан сәнгать җитәкчесе, Жуково мәдәният йорты директорын җырны ярату берләштерә. “Ромашкалар”ның репертуарында халык һәм эстрада җырлары: артистларга беренчесе күбрәк ошый, совет вакытындагы эстрада җырларының эшкәртелгән төрләре. “Безнең тамашачы әлеге җырларны өстен күрә. Алар безнең яшебезгә дә туры килә”, – ди Наталья Александровна. “Ромашкалар” Май чабу, Сабан туе, Җиңү көненә һәм башкаларга багышланган шундый, район күләмендәге чараларда актив катнаша. “Репетицияләр Жуково авылы мәдәният йортында уза. Җырлаучыларның барысы да төрле оешмаларда хезмәт куя, һәммәсе өчен дә кулай вакытны туры китерергә тырышабыз”, – дип уртаклаша Наталья Александровна. Вокаль ансамбль авылдашларын һәм районда яшәүчеләрне иҗат белән генә түгел, шулай ук төрле бәйгеләрдә катнашуы белән дә сөендерә. Шулай итеп, мисалга, “Минем авыл – минем Ватаным” район бәйгесенең “Иң яхшы рус вокаль коллективы” номинациясендә ул 1нче урынны алган. Ә быел, коронавирус пандемиясе аркасында, үзләрен яңа рәвештә сынап карарга туры килгән: онлайн төрдәге “Каравон” проектында катнашканнар. “Безнең сәхнә киемнәре – “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Рима Гомәровна Сафиуллованың бүләге”, – дип билгеләп үтә Наталья Александровна.
Музыкаль коллективның планында репертуарны җирлектәге борынгы җырлар белән тулыландыру һәм авыл кешеләрен үзләренең иҗатлары белән шатландыру.
ФОТО НАТАЛЬЯ БОРИСОВА АРХИВЫННАН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев