Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Навигация сезоны тәмамлана

    Халыкның иминлеген тәэмин итү максатларында тиздән елгаларда кече суднолар өчен навигация ябыла.

    Көз җитүгә бәйле рәвештә температураның түбәнәюе, томаннар төшүе һәм беренче бозлар барлык­ка килүе көймәләр һәм катерлар өчен зур куркыныч булып тора. Шәхси йөзү средстволары хуҗаларына иминлек кагыйдәләрен исләренә төшерәбез: суга кергәндә җил һәм дулкыннарның көчен, томаннар аркасында күрү мөмкинлеге начарлануын исәпкә алыгыз һәм суднолар өчен (бигрәк тә һава өрдереп тутырылган көймәләр) боз капламнары бигрәк тә куркыныч. Төзек булмаган йөзү җайланмалары, тулысынча комплектланмаган коткару средстволары белән суга кермәгез. Өстәвенә, температураның төшә баруы сәбәпле, корпуслары бозланган көймә һәм катерларның хәрәкәтләре дә үзгәрә. 2012 елда көзен Пролей-Каша авылы тирәсендәге очрак әлеге кагыйдәләрне санга сукмауның ачык мисалы булып тора. Тәтеш районында яшәүче ике кеше төнлә белән мотокөймәдә Иделгә чыга. Һава торышы начар булу сәбәпле судно каплана. Җирле балыкчылар берсен коткара алдылар, ә икенчесен, аянычка каршы, юк.

    Сулыкларда бәхетсезлек очракларын булдырмау максатларында кече суднолар дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре үз участокларында рейдлар үткәрәләр, патрульлек итәләр. Ел башыннан бирле 103 тапкыр патрульлек иттек, рейдлар үткәрдек һәм шулар барышында 127 кагыйдә бозу ачыкланды.

    Аянычка каршы, чаралар күрелүгә карамастан, җаваплылык участогында (аңа алты район керә) 11 бәхетсезлек очрагы күзәтелде, 8 кеше һәлак булды, шуларның берсе бала, 13е коткарылды. Тәтеш районында 1 кеше батып үлде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: