Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Ни эшләгәнен белмәгән дип танылган

    Быелның июнендә булган коточкыч җинаять район халкын тетрәндерде.

    Киртәледән ерак булмаган урман полосасында шул авылда яшәгән, 2011 елның 17 июнендә гөмбә җыярга киткән Елизавета Романованың тән әгъзалары табыла. Үтерүдә шикләнелгән әлеге авыл кешесе - 1968 елда туган Александр Вишняков тоткарлана. Тикшерү барышында шул ачыклана, Вишняков хатын артыннан урман полосасына бара, шәхси дошманлык аркасында ызгыш китереп чыгара, шуннан соң буа һәм гәүдәсен тураклап ташлый.

    Суд, әлеге эшне тикшереп, Вишняковның үтерү факты исбатланган дип таный.

    Аңа карата суд-психиатрик экспертиза үткәрелә, шуның буенча экспертлар ул психик яктан сәламәт түгел, үз гамәлләренең җәмгыятькә куркыныч тудыруын аңлый алмый һәм үзе белән идарә итәрлек хәлдә түгел дигән нәтиҗәгә киләләр.

    Александр Вишняков ни эшләгәнен белмәгән хәлдә җинаять кылганлыктан, закон нигезендә ул җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

    Суд карары белән Александр Вишняковка махсус типтагы психиатрик стационарда интенсив күзәтү астында мәҗбүри дәвалау билгеләнә. Моннан тыш, аңардан зарар күрүчеләр файдасына мораль зыянны түләтү турында суд карары чыгарыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: