Әни, җирдә газиз кеше
Бакырчы мәктәбеннән Әлфис МАКСУДОВ, 3нче сыйныф - Минем әниемнең исеме - Алсу. Ул чибәр, кайгыртучан, ярдәмчел, укытучы булып эшли. Гаиләдә без биш бала һәм ул барыбызны да ярата. Төрле камыр ризыклары пешерә, йорт эшләрендә дә өлгер ул. Без дә әниебезгә булдыра алганча ярдәм итәбез, мәктәптә тырышып укыйбыз, үзебезне тәртипле тотабыз....
Бакырчы мәктәбеннән
Әлфис МАКСУДОВ, 3нче сыйныф
- Минем әниемнең исеме - Алсу. Ул чибәр, кайгыртучан, ярдәмчел, укытучы булып эшли. Гаиләдә без биш бала һәм ул барыбызны да ярата. Төрле камыр ризыклары пешерә, йорт эшләрендә дә өлгер ул. Без дә әниебезгә булдыра алганча ярдәм итәбез, мәктәптә тырышып укыйбыз, үзебезне тәртипле тотабыз. Әни янәшәбездә булганда, өебез дә нурлы. Һәм ул гел шундый булсын иде.
Эльвина СУНАРГУЛОВА, 3нче сыйныф
- Әнием Римзилә бик матур һәм ягымлы. Ул безне тәмле ашлар пешереп сыйлый. Иртән назлы сүзләр әйтеп, йокыбыздан иркәләп уята һәм бишлеләр генә алып кайтыгыз диеп мәктәпкә озата. Мин әниемне бик-бик яратам. Минем кадерле кешем сау-сәламәт булсын иде.
Илнур РӘХМӘТУЛЛИН, 5нче сыйныф
- Әнием Алсу бик матур, аның күзләре җәй шикелле яшел төстә, чәчләре ефәктәй шома. Аның бер елмаюы да бөтен дөньяны ямьләндерә. Кулыннан килмәгән эш юк. Аның пешергән ашлары телеңне йотарлык була, ә бәлешләре һәм пәрәмәчләренең нинди тәмле булуын язып-аңлатып бетереп булмый. Әни һәрберебез өчен җан атып яши, авырып китсәк, бик борчыла, сезнең өчен үзем авырыр идем ди. Без әниебезне бик яратабыз.
Раил ФӘЙЗУЛЛИН, 5нче сыйныф
- Минем өчен иң газиз кеше - ул әнием. Аның исеме Гөлнара. Ул мәктәп ашханәсендә аш пешерүче булып эшли. Апа белән мине бик ярата. Без дә кадерлебезнең күңелен төшермәс өчен, тәртипле булырга, яхшы укырга, сүзен тыңларга тырышабыз. Ул безгә бик тә кадерле.
Айгөл МИФТАХОВА, 5нче сыйныф
- Дөньяда иң якын кешегез кем дисәгез - ул минем әнием Эльвира. Безне, балаларын, җил-яңгыр тидермичә, яклап-саклап үстерә. Үзем дә әниемә йорт эшләрендә булышам: идәннәрне һәм савыт-сабаларны юам, сеңелемне карашам. Әни җылысын, аның назын тоеп, иркә сүзләрен ишетеп яшәү зур бәхет ул.
Анастасия Филимонова, Киртәле мәктәбе, 10нчы сыйныф
- Дөньяда иң кадерле кешем, әнием Лидия исемле, мин аның белән бөтен серләремне уртаклашам. Ул йомшак күңелле, кайвакыт ялгыш кына хәтерен калдырсам да, озак ачуланмый. Әниемә мин бәйрәмдә чәчәкләр бүләк итәм.
Коля Кильганов, Урюм мәктәбе, 7нче сыйныф
- Әнием Елена кайгыртучан, уңган, тырыш кеше. Безне, балаларын бик тә ярата. Мин кечкенә чагында ул миңа төрле китаплар укыды, хәзер инде үзем аңа укыган китапларым турында сөйлим. Өйгә бирелгән эшләрне әзерли алмаганда, ул миңа ипләп аңлата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев