Нигә “Сугыш чоры балалары” дигән ташлама юк?
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тәтеш районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова җавап бирә.
– Мин Чувашиядә яшим. Бездә 1927 елдан алып 1945 елга кадәр туган кешеләр сугыш чоры балалары булып исәпләнә. Аларга таныклыклар һәм медальләр тапшырдылар. Тәтеш районында минем 1936 һәм 1937 елда туган апаларым яши. Алар Тәтешкә барганнар, һәм анда аларга андый закон гамәлдә юк, дип әйткәннәр. Нигә Чувашиядә закон бар, ә Татарстанда юк? Сезнең белгечләрдән беләсе иде.
Ираида Гаврилова
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тәтеш районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова җавап бирә:
– Хәзерге вакытта федераль законнар, Татарстан Республикасы законнары тарафыннан да “Сугыш чоры балалары” дигән ташламалы категория билгеләнмәгән. Моның белән беррәттән, гамәлдәге закон балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән төрле категория гражданнарны аерым билгели. Болар – балигълык яшендә булмаган килеш элеккеге концлагерь тоткыннары; “Блокададагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән гражданнар; 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында сугыш хәрәкәтләре белән бәйле яралану, контузия яки гариплек нәтиҗәсендә балачактан инвалидлыклары булучылар; тыл хезмәтчәннәре (бу категория гражданнар арасында сугыш елларында яшүсмер килеш тылда фидакарь хезмәт иткән кешеләр шактый). Күрсәтелгән гражданнарның барлык категорияләре хәзерге вакытта гамәлдәге законнарда билгеләнгән социаль ярдәм чараларын алырга хокуклы.
“Ветераннар турында”гы федераль законда һәлак булган (вафат булган) Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәлак булган (вафат булган) гаиләләренең хезмәткә яраксыз әгъзалары, һәлак булучы кеше (вафат булучы) һәлак булган вакытта (вафат булганда) аның тәрбиясендә торган, туендыручысын югалту уңаеннан пенсия алган гражданнар (аны алу хокукына ия булучылар) категориясе билгеләнгән. Сугыш елларында һәлак булган (хәбәрсез югалган) затларның балалары арасыннан булган гражданнар шушы категориягә керә һәм аларга тиешле социаль ярдәм чаралары күрсәтелә.
Балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән гражданнарның бер өлеше йә инвалид (аларның күбесенең сәламәтлегенә сугыш авырлыклары тәэсир иткән, тырыш хезмәт, сугыштан соңгы ачлык еллары), йә хезмәт ветераны (аларның күбесенең 30 елдан артык хезмәт стажы һәм фидакарь хезмәте өчен бүләкләре бар) буларак социаль ярдәм чаралары ала.
Шулай итеп, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган вакытка 18 яшьтән кечерәк булган гражданнарның күпчелеге хәзерге вакытта теге яки бу категория буенча РФ һәм ТР законнарында билгеләнгән социаль ярдәм чаралары ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев