“Нива” ҖЧҖда 100 башка исәпләнгән сыер абзары яңартып төзелә
1083
0
0

- Элекке киртәдә, ул узган гасырның 60нчы елларында салынган, инде икенче тапкыр сыерлар абзары яңартып төзибез, - дип белдерде, безне терлекчелек бинасы буйлап йөртүче хуҗалык җитәкчесе Анатолий Сумбаев.
- Биредә 14 кешелек бригада ике атнадан бирле эшли. Стенадан тыш, барлык искеләрне бөтенләе белән диярлек сүттеләр, түбәсен дә ремонтладылар. Монда һәркем тырыша һәм эш тә алга бара.
Түшәлгән идәннәрдән агач исе аңкып торган сыер абзарында аран җиһазлары, яңа тирес чыгару җайланмасы урнаштыралар. Барлык эшләрне төгәлләгәч, сөт үткәргеч ясаячаклар.
- Бирегә савым һәм ташлаткан сыерлар, башмак таналар урнаштырачакбыз. 25 урынлык бозаулату бүлеге булачак, - диде терлекчелек тармагын үстерү өмете белән мавыккан әңгәмәдешебез. - Кичә Әтнәдән 25 башмак тана алып кайттык. Аклы-каралы төстә, маллар чиста һәм көр, пилорама һәм бульдозер эшләп торса да, тышкы киртәдәге утлыкларга салган төшке азыкны тавыш та чыгармыйча ашап бетерделәр. Тышкы киртәләрдә дә кышка әзерлек бара. Әлегә тимер-бетон баганаларга беркетелгән колгалардан торган коймалар ремонтлана, җыелган тирес кырга чыгарыла. Эш хуҗалык ысулы белән алып барыла, шактый акча кирәк, әмма республика программасына керергә өметләнәләр, моның өчен барлык документлар авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшырылган.
Баш санын арттырып, аны асрау мөмкинлекләренең барсын да исәпкә алганнар биредә. Иң мөһиме - азык базасы. Бу хакта борчыласы юк. Үләннәрнең беренче чабымында яхшы эшләгәннәр, кирәкле күләмдә фураж салып кую өчен бөртеклеләрнең мәйданы шулай ук җитәрлек. Икенче мул чабымга өметләнәләр. Эшләргә һәм производствоны киңәйтергә теләк бар.
Аграрийларның хезмәте һәрчак тәвәккәллек белән бәйләнгән. Авыр хезмәт куеп чәчелгән игеннәргә бәяләр күтәрелмәскә мөмкин, сөтнең сатып алу бәясе дә тотылган чыгымнарны капламый, алар бары тик кибет киштәләрендә генә кыйммәт. Бәяләр кәефне төшерә, әмма авыл халкы илне туйдыруны дәвам итә. Аларга тагын бер тапкыр "рәхмәт" әйтәбез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
16 гыйнвар 2021 - 16:01Шакировлар: “Әле генә өйләнешкән кебек” Кече Әтрәчтә яшәүче Дания һәм Шәүкәт Шакировлар (рәсемдә) 50 ел бергә гомер кичерә.2500
-
16 гыйнвар 2021 - 14:10Республикада киләсе атнадан ковидтан прививкага онлайн язылып булачак Вакцинациягә интернет аша гына түгел, ә поликлиникага шалтыратып та язылып булачак3800
-
16 гыйнвар 2021 - 12:26Пенсия законында нинди үзгәрешләр булды Тәтеш районындагы эшләмәүче 6148 пенсионерның иминият пенсиясе 6,3 %-ка индексацияләнде.3800
-
16 гыйнвар 2021 - 10:16Районыбызда кул эшләренә оста кешеләр яши "Сөендектәге "Хуҗабикә" оста куллар берләшмәсенә йөрүчеләр яңа ел ялларында менә шундый матур әйберләр бәйләде.4700
-
16 гыйнвар 2021 - 08:02Галина Ермакова призлар уйнатканда термопотка ия булды Яңа ел якынлашканда редакциябездә призлар уйнатылды.4600
-
15 гыйнвар 2021 - 20:06Республикада коронавирустан тагын дүрт хатын-кыз үлгән Республикада 1936, 1939,1955 һәм 1968 елда туган хатын-кызлар Covid-19 корбаны булган.8200
-
15 гыйнвар 2021 - 18:20Тәтештә юл-транспорт һәлакәте булган Юлларда сак булыгыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз6300
-
15 гыйнвар 2021 - 16:14Республикада тагын 96 кеше коронавирус йоктырган Тәтеш районында узган тәүлекләрдә республика штабы тарафыннан коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән.7200
-
15 гыйнвар 2021 - 14:09Рөстәм Сабиров: “Шатланып эшкә барам һәм сөенеп өйгә кайтам” Рөстәм Сабиров җитәкчелегендәге “Содружество” авыл хуҗалыгы предприятиесе авыл хуҗалыгы производствосы темпларын ел саен арттыра бара.9100
-
15 гыйнвар 2021 - 11:47Тәтешле Тәтеш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде Хезмәтләрен хөрмәтләп8100
-
15 гыйнвар 2021 - 10:05Татарстаннар кошлар өчен җимлекләр бәйгесендә катнаша ала Жюри ай саен бер эшне сайлап ала, бәйге җиңүчесе шул кешеләр арасыннан билгеләнә.8400
-
15 гыйнвар 2021 - 07:58Олы Тархан авылыннан Гөлсем Хәлиуллова приз уйнатканда одеял отты Яңа ел якынлашканда редакциябездә призлар уйнатылды.8700
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
16 гыйнвар 2021 - 06:06Роструд февраль аенда озын ял көннәре турында искә төшердеБәйрәмнәр алдыннан россиялеләрне 15-20 февраль көннәрендә алты көнлек эш атнасы көтә.5500
-
1 гыйнвар 2021 - 10:0895200
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.53300
© 2011 - 2021. Тетюшские зори. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
сетевое издание
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+