Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәзакәтле чәчәк

Орхидея – матур һәм бернинди авырлык та тудырмый торган үсемлек, алар үзләренең чәчәкләре белән сезне шактый озак вакытлар сөендереп торырга әзер.

(Тәтеш, 12 июль, «Тәтеш таңнары», Ләйсән МАНТОВА, автор фотосы). Әмма Фаленопсисның хуҗаларга үз таләп­ләре бар.

*Орхидеяне тишекләре булган үтә күренмәле чүлмәккә утыртырга кирәк. Тамыр­ларга үсү һәм җәелү өчен яктылык мөһим.

*Орхидея кояш яктылыгын ярата. Чүлмәк белән гөлне төньяктагы тәрәзә төбенә, аңа кояшның нурлары турыдан-туры төшмәсен өчен, тәрәзәдән читтәрәк урнаштырсаң яхшырак. 

*Чәчәккә туфрак кирәкми. Иң яхшысы – нарат кайрысы, ул дымны яхшы сеңдерә һәм аны үсемлеккә акрын гына бирә. Субстратның башка компонентлары: агач күмере, мүктән барлыкка килгән торф, керамзит, торф. 

*Суны 7-10 көнгә бер сибәргә кирәк, җәйләрен – ешрак. Чүлмәкне бүлмә температурасындагы су белән яртылаш чумдыралар, 6-10 сәгать тотарга мөмкин, аннары, артык су аксын өчен, аслыкка кую зарур. Орхидеяга суны яфрак буйлап сипмәгез, алайса черү барлыкка килергә мөмкин. Яфракларны күзәтеп торыгыз: еш сибү ярыклар барлыкка килүгә китерә, сирәге – шиңүгә.

*Чәчәкне “тукландырыгыз”. Бары тик мөһим кагыйдә буенча – орхидеяне коры субстрат белән ашламагыз. Су сипкән вакыттагы кебек, ике сәгать чылатып торыгыз, аннары су салынган савытка ашлама өстәгез, әзер, кибетнеке булса яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев