Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Очрашулар даими булачак

Проблемалары буенча безнең җирлекләр бертуганнар кебек.

Депутатлардан аерым сорала

Райбашкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев авыл халкы белән һәр очрашуында җирлек башлыкларыннан һәм депутатлардан зур финанс чыгымнары һәм күп көч таләп ителмәгән мәсь­әләләрне оператив хәл итүне таләп итә. Урамнарның начар яктыртылуы һәм юлларны кардан чистарту шундыйларга керә. Мәктәпләр кыскартылган авылларда балалар автобус көтәргә тиешле урыннарда павильоннарның булмавы өлкәннәр игътибарыннан читтә калган. Райбашкарма комитеты җитәкчесенең районда булган павильоннарны үзгәртеп кору яки яңаларын урнаштыру Татарстан Республикасы Министр­лар Кабинетында тикшерүгә кабул ителгән. Чинчуринода, Монастырскийда, Бессоновода яшәүчеләр рейс автобусы мәсьәләсен күтәрделәр. Берничә көннән соң аларның үтенече канәгатьләндерелде. Әмма, районда пассажирлар ташу белән шәхси эшмәкәр шөгыльләнгәнлектән, рейслар отышсыз булган очракта, ягъни пассажирлар булмаганда, алар торак пунктларга хезмәт күрсәтүдән баш тартырга хокуклылар. Бу мәсь­әләне җирлек җитәкчелеге көйләргә тиеш.

Очрашулардан соң барлык җирлек башлыклары теләсә нинди төзелешнең - һәйкәл яки юлмы, су үткәргеч яки балалар бакчасымы проекттан башлануын аңладылар. Алар, аянычка каршы, проблемалар булу сәбәп­ле, сирәк кенә искәрмәләрдән тыш, беркемдә дә юк. Шуңа да хәзер Чинчурино күперен һәм авария хәлендәге спорт залын, Колунецтагы су үткәргечне һәм күперне, Зеленовка юлын ремонтлау турында сүз алып баруы катлаулы. Проект-смета документларын әзерләү өчен башлыклардан оперативлык, эшлеклелек һәм финанс чыганаклары кирәк булачак.

Җирлек депутатлары һәм шул территорияләрдән район Советы депутаты итеп сайланучылар авыл кешеләренең проблемаларын хәл итүдә активлык күрсәтмиләр, аларның кайберләре хәтта Совет утырышларына һәм халык белән очрашуларга да килмиләр. Андыйларга депутатлык әгәр депутат кагылгысызлыгы гарантиясе өчен булмаса, үзенең шәхси абруен күтәрү өчен кирәк дигән фикер туа.

"Депутат күкрәк билгесе йөртү өчен генә сайланмый, - дип еш кабатлый Валерий Чершинцев, - ул халыкка хезмәт итәргә, аның проблемаларын чишәргә бурычлы" . Шулай булгач, инициативалы, җаваплы, халыкка файда китерергә сәләтле булганнарны гына сайларга кирәк. Без укучыларыбызны җирлек­ләрдә үткәрелә торган очрашулар белән таныштырабыз, кешеләргә үзләрен уңайлы итеп сизәргә һәм шатланып яшәргә нәрсә комачаулавына аерым игътибар бирәбез. Һәм беренче сөенечле үзгәрешләр, шулай ук үтәлмәгән йөкләмәләр турында да инде хәбәр итә алабыз.

Кече Шәмәк җирлеге Советы райбашкарма комитеты җитәкчесе билгеләгән ун көн эчендә Кече Шәмәк мәктәбе бинасына күчте. "Родина" а/ф ҖЧҖ җитәкчесе яшьләр өчен теннис өстәле сатып алды һәм ул авыл мәдәният йортында урнаштырылды. Укучылар да, авыл яшьләре дә көн саен рәхәтләнеп теннис уйныйлар. Спортзалны ачучы кеше билгеләнгән, яшьләр әлегә вакытларын рәхәтләнеп теннис ракеткасы белән уздыралар.

Сөендек җирлегендә Сөендек авылы урамнарын яктырту эшен башкарганнар. "Энергия" ҖЧҖ белгечләре 20 яктырткыч куйганнар. Башчыда 15 яктырткыч эшли, бөтен алты урамда да якты. Ә урамнарны чистарту белән хәзергә хәл катлаулырак.

Бакырчы җирлегендә билгеләнгән проблемаларны райбашкарма комитеты җитәкчесе билгеләгән вакытка хәл итә алмаганнар. Тик шулай да "боз урыныннан кузгалган". Җирлек башлыгы хәбәр иткәнчә, өч авылда да урамнар чистартылган. Чурапан авылында җитешмәгән ике яктырткыч шушы атна ахырына кадәр урнаштырылачак. "Алга" ҖЧҖ җитәкчесе хезмәт хаклары буенча булган бурычларның бер өлешен түли башлаган.

Үзгәрер вакыт җитте

Узган ел Олы Тормы авыл җирлегендә шактый эшләр башкарылган, әмма хәл ителмәгән кайбер проблемалар да бар әле. Гражданнар җыелышы бәйләнешле, эшлекле шартларда узды. Моңа райбашкарма комитеты җитәкчесе һәм район хезмәтләре җитәкчеләренең катнашуы да булышлык иткәндер. Авыл җирлеге башлыгы Илһам Хисамов бюджетның тулаем 139 процентка үтәлүен билгеләп үтте. Күптәнге проблема да хәл ителгән - Тормы елгасы янәшәсендәге 1 гектарлы тиешсез чүп түгү урыны бетерелгән... Каты көнкүреш калдыклары полигонының яңа урыны билгеләнгән. Күп кенә шәхси хуҗалыкларның йорт түбәләренең алыштырылуы, капкаларының яңа, өй алды рәшәткәләренең төзек булуы күзгә ташлана. Былтыр гына да бер КамАЗ, алты җиңел машина, ике трактор, күп кенә тагылма техника алганнар.

Шәхси хуҗалыкларда терлекләр һәм кош-кортлар җитәрлек. Һәр йортка уртача өч баш мөгезле эре терлек диярлек туры килә. Халык 77 тонна - ит, 537 тонна сөт саткан (һәр сыердан уртача 3,5 тонна).

Әмма халык сөткә Апас районы эшкуарлары билгеләгән сатып алу бәяләренең түбән булуына зарланды. Шул уңайдан Валерий Чершинцев башка сөт җыючыларны чакырырга кирәк, яки авылдан кем дә булса шул эш белән шөгыльләнсен дип киңәш итте. Чөнки базарда көндәшлекнең булмавы монополистларга отышлы гына.

Күңелле хәбәрләр дә бар. Быел биредә яңа клуб салу планлаштырыла. Социаль үсеш программасы буенча 4,5 километр озынлыгында Кече Тормыга яңа юл төзү каралган.

Күп проблемалар урында хәл ителде

Лаптевкага район дәрәҗәсендәге җитәкченең килүе халык өчен зур вакыйга, шуңа да алар очрашуларга теләп җыелалар.

Чөнки сер түгел, күп кенә проб­лемалар, аларны җирле хакимият хәл итә алса да, югары түрәләр килгәч кенә чишелеш табалар. Биредә, мәсәлән, әлеге торак пункт­ның исеме язылган аншлаг юк. "Һәм мин ул вакытта кая килдем соң?" - дигән урынлы сорау бирде Норильскидан кайткан кунак.

Элмә тактаны аучылар аркасында алганнар булып чыкты. Җирлек башлыгы Искәндәр Җәләлетдинов аңлатканча, аны мишень урынына файдаланалар - мылтыктан аталар икән, тиздән яңасын ясап эләчәкләр. Тик анысына да атмаслар дигән гарантия бармы соң? Проблеманы башкача хәл итәргә кирәк. Райбашкарма комитеты җитәкчесе Валерий Чершинцев билгеләп үткәнчә, атучыларны ачыклавы читен түгел, ул вакытта яңа элмә тактага акча сарыф итәргә дә туры килмәячәк.

Лаптевка һәм Баймәт өчен яхшы юллар гомерлек проблема. Әмма авыл халкын Тәтеш юлчылары җитәкчесе (һәм район Советының җирле депутаты) Мөбин Әхмәтов өметләндергән. Башта һичьюгы вак таш җәяргә кирәк, дигән ул, шуннан соң республика программасының гамәлгә ашуын көтәргә, аның нигезендә 2015 елга Татарстанның барлык торак пунктларына асфальт юл килергә тиеш. Авыл халкын җир пайлары өчен бурычлар якын көннәрдә түләнәчәк дип тә тынычландырдылар, урамнарны яктыртуның яхшыруын да көтәргә мөмкин.

Район җитәкчелегенең Монастырский җирлегендә яшәүчеләр белән очрашуында да шактый мәсьәләләр хәл ителде. Мәсәлән, Долгая Полянада яшәүчеләрнең авылда кышын су юклыгына (аның өчен ерактагы чишмәгә йөрергә туры килә) Валерий Чершинцев биредә һичшиксез скважина булачак дип җавап бирде. Моннан тыш, Долгая Полянада балаларны сәламәтләндерү лагере үз эшен яңар­тачагы турындагы хәбәрне һәркем канәгатьлек белән кабул итте. Әлбәттә, аны ябуы җиңел булды, әмма яңадан ачуы - алай гына булмас. Тик шулай да бу яңалык очрашуга килүчеләрнең барсын да сөендерде. Валерий Чершинцев Монастырскийда күпер төзелешен, урамнарны яктыртуны контрольгә алуны йөкләде, аның тәкъдиме белән райпо рәисе Илдар Сөләйманов (район Советының җирле депутаты) халык ярдәмендә коеларны ремонтларга вәгъдә итте. Ильинскида яшәүчеләр өчен күчмә сәүдә оештырылачагына да зур канәгатьлек белдерделәр. Бер сәгатькә сузылган очрашуда башка проблемалар да чишелеш тапты.

Ә соңыннан Валерий Чершинцев мондый очрашулар даими булачак дип басым ясады. "Һәм бөтен командагызны үзегез белән алып килегез", - дип сорадылар авыл кешеләре. Моңа, әлбәттә, ышанычлы җавап яңгырады.

Элемтә зонасыннан читтә

Кайбер проблемаларны хәл итү өчен келәшлеләргә бер-берен ишетә белергә генә кирәк.

Келәштә кесә телефоныгызны кабызсагыз, сез аның экранында "элемтә юк" дигәнне күрерсез. Биредә, чынлап та, районның тагын берничә авылындагы кебек, кәрәзле элемтә юк. Тик менә икенче бер - җирле хакимият белән халык арасындагы элемтәнең булмавы тагын да зур борчу тудыра. Һәм авыл проблемаларын тикшергән вакытта залның җанлануыннан күренгәнчә, 2011 елда алар өчен ике җыелыш кына аз булуын әйтергә кирәк. Өстәвенә, ирекле халык дружиналарының эше, янгын сүндерү машиналарының эшкә сәләтлелеге, урамнарны яктырту һәм төзекләндерү кебек эшләр аларның депутатлары тарафыннан, җыелышларны көтмичә, эш тәртибендә хәл ителергә тиеш бит.

Мәдәният йортының авария хәлендә булуы да халыкны борчый, күперне ремонтларга, мәктәпне балалар бакчасы итеп үзгәртеп корырга кирәк. Җыелышта яңгыраган зур һәм кечкенә, шәхси һәм иҗтимагый проблемалар, күренгәнчә, түземлекнең ахыргы чигенә җиткергән һәм залдан "ни өчен?" дигән сүзләр күп яңгырады.

Шуңа да җирле радионы сагынулары аңлашыла, чөнки ул аларның "нәрсә? кайда? кайчан?" дигән барлык сорауларына җавап биргән. Хәзер җавапларга караганда сораулар күбрәк, ә мәгълүматлар кытлыгы, билгеле булганча, шикләнүләр, ышанмаулар, икеләнүләр тудыра.

Кабинетларда азрак утырырга, халык белән күбрәк очрашырга, ә иң мөһиме, тормышны җайга салуда, дустанә климат булдыруда авыл халкына күб­рәк ярдәм итәргә - халык җирле хакимияткә шундый теләк­ләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: совет