Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Ольга Майорова Тәтеш районы Чинчурино элемтә бүлеге начальнигы булып бишенче ел эшли

    Мәктәп ябылганнан соң стажлы һәм югары белемле педагог эшсез кала. Сайлау мөмкинлеге булмаганлыктан, ул почта хезмәткәре вазифасына тәкъдимне кабул итә.

    Ольга Ивановна үзенең бурычын авылдашлары почта хезмәтләреннән канәгать булырлык итеп башкаруда күрә, ә бу - хатлар, газета-журналларны, пенсионерларга пенсияләрен вакытында алуларын аңлата.

    Коллектив зур түгел. Бер хат ташучы - Чинчуринога, икенчесе Кушкуйга хезмәт күрсәтә. Алар һәр йортка диярлек керәләр. Газетага яздыру планы үтәлә, һәм Ольга Ивановна үзенең уңышларын аны аңлаучы һәм ярдәм итүче якташларында күрә.

    Чираттагы - 2015 елның беренче ярты еллыгына язылу эшенә дә Чинчурино элемтә бүлекчәсе беренчеләрдән булып кереште. Бу авылларда район газетасын күп укыйлар, чөнки җирле яңалыклар белән бергә республиканың "Атна вакыйгалары" да килә.

    Эшен алыштыру Ольганың тормышка карашын үзгәртмәгән: элеккечә шат күңелле һәм аралашучан. Дуслары аның өендә еш булалар һәм тәмле ризыкларына сокланалар. Аш бүлмәсендә ул тылсымчы кебек: тәҗрибәләр үткәрә, яңа рецептлар буенча әзерләп карый, ә базы төрле тозлаган яшелчәләр, салатлар белән шыплап тулган. Чәчәкләрне яратуы да, алар аның өендә дә, бакчасында да бик күп, уңган хуҗабикә булуын раслый.

    Ул тормышыннан канәгать - сөек­ле ире һәм улы бар, почта хезмәткәре вазифасын да яратып өлгергән, әмма Ольга Ивановна яшьтән үк сайлап алган һәм күп кенә туганнарының белгечлегенә әйләнгән укытучы хезмәтенә кире кайту ышанычын югалтмый. Аның әлеге хыялының чынга ашуын гына телисе кала. Ә хәзергә ул "Россия почтасы" хезмәткәре вазифасын намус белән үтәргә тырыша.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: