Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәр белемен арттыра

Өлкән буын Университетында яңа уку елын ачу тантанасы булды.

Дәресләргә йөрергә теләүче тәтешлеләр проектның чираттагы эш вакыты планы белән ­таныштылар.

– Быел 10 факультет ачыл­ды, шуның 4се – авыл җирлек­ләре­нең беренчел оешмаларында. Тәтештә “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплек­сы базасында “Сәла­мәт яшәү рә­веше” төркем­е эшли башла­ды. Финанс белеме һәм во­каль-хор иҗаты нигез­ләре белән без РСФның клиентларга хезмәт күрсәтү бинасында шөгыльләнәбез, психология нигезләрен Тәтеш китап­ханәсендә өйрәнәбез, шунда ук мәдәният һәм мәгариф дәрес­ләре уза, Тәтеш ягы тарихы музеенда туган як тарихы турында беләбез.

Авыл халкы компьютер белеме нигезләрен – Олы Шәмәк урта мәктәбендә, “Сәламәт яшәү рәвеше нигезләре” фәнен Килдеш авылы фитнес-үзәгендә өйрәнәчәкләр, диннәр тарихы турында белергә теләүчеләр  бу хакта Урюм китапханәсендә беләчәкләр, Киртәле китапха­нәсендә яшелчә бакчасы би­зәлеше белән танышырга мөм­кин булачак. Укучылары­быз­ның һәркайсы үзенә күңел һәм сәләтләре буенча тематика сайлар дип уйлыйм, – дип уртак­лашты Россия Пенсионерлар берлегенең ТР буенча җирле бүлек рәисе Нина Новикова.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев