Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкән буынны һөнәри укыту

Тәтештәге үзәк район хастаханәсенең пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләре Тәтеш районының халык мәшгульлеге үзәге тарафыннан оештырылган “ЭВМ операторы” программасы буенча укуны тәмамлады.

(Тәтеш, 16 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Курслар үтү турындагы таныклыкны 8 кеше алды. Уку һөнәри белем һәм 2019-2021 елларда Татарстан Республикасында “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында пенсия яшенә җитеп килүче затларга өстәмә һөнәри белем бирү буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында узды. 

“Программаның максаты – пенсия яшенә җитеп килүче гражданнарны һөнәри белем, хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелек һәм һөнәри мобильлекне тәэмин итүче компетенциягә яки булган белемнәрен, күнекмәләрен үстерү өчен өстәмә һөнәри белем оешмалары аша эшле итүгә булышу”, – дип уртаклашты Тәтеш районының халык мәшгульлеге үзәге җитәкчесе Сергей Цветков. – Тәтешлеләрне курслар вакытында заманча компьютер технологияләрен файдаланырга һәм электрон төрдә дәүләт хезмәтләре алырга өйрәттеләр, халык мәшгульлеге үзәгендә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре исемлеге белән таныштырдылар, кирәкле һөнәрләр, “Россия­дә эш” порталының мөмкинлекләре хакындагы мәгълүматларны җиткерделәр. 

“Пенсия яшенә җитеп килүчеләргә федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчасы хисабына өстәмә һөнәри белем алуга кыска вакытлы һөнәри уку һәм өстәмә һөнәри белем алачак гражданнарның санын 2020 елга мөмкин кадәр күбрәк арттыру ниятләнә”, – дип хәбәр итәләр Тәтеш районының халык мәшгульлеге үзәгеннән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев