Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәр балаларны сакларга тиеш

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бүлеп бирелә, чөнки алар кешеләр күмәк җыела торган объектлар исәбенә керә.

(Тәтеш, 23 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Янгын чыкканда эвакуацияләү буенча махсус күнекмәләр уздыру белем йортларындагы балалар һәм хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итү чараларында төп юнәлешләрнең берсе булып тора. “Янгын булган очракларда эвакуацияләүне башкару күнекмәләрен үткәрү барышында түбәндәге шартлар үтәлергә тиеш, – ди дәүләт янгын күзәтчелеге районара бүлегенең өлкән инспекторы Денис Сафиуллин. – Белем учреждениеләре биналарындагы эвакуацияләү планын һәм янгынга каршы саклану торышын бәяләүнең дөреслеген тикшерү; белем йортындагы хезмәткәрләрнең янгын чыгу очрагына әзерлеген тикшерү; янгын куркынычы булганда персоналның тиз һәм ялгышларсыз юнәлеш алуына күнекмәләр һәм мөстәкыйль эшләү сәләтен булдыру”.

Янгын чыккан очракта эвакуацияләү буенча күнек­мәләр: әзерлек, аны кичектергесез үткәрү һәм тикшереп бәяләү этапларыннан тора. 

Мәктәпкәчә учреждение мөдире әзерлек барышында янгынга каршы күнекмәләр уздырылуы хакында бое­рык язарга, аннары план эшләргә тиеш. Күнекмәләр үткәргәндә учреждениедә урнаштырылган автомат янгын сигналы бирү системасы хезмәтен күрсәтүче оешманы һәм мәктәпкәчә белем учреждениесенә хезмәт күрсәтүче янгын частен җәлеп итү зарур. Янгынга каршы күнекмәләр үткәрер алдыннан җитәкче учреждениедәге барлык хезмәткәрләр өчен инструктаж уздырырга, анда күнекмәләрнең барлык этаплары да тулысынча каралырга тиеш: сигнал тавышы; янгын каравылы, МЧС, ашыгыч медицина ярдәме, полиция; учреждениедән чыгу; учреждениедәге барлык составны аерым урынга җыю; ­балаларны һәм хезмәткәрләрне тикшерү.

Теләсә кайсы хезмәткәр янгын чыгу очрагында бернинди куркуларсыз тавыш бирү алымын куллана, моны ничек эшләргә кирәклеген белсен өчен, мәктәпкәчә белем йорты бинасындагы барлык бүлмәләрдә янгын хәбәр иткеч системасыннан көчле тавыш ишетелү һәм (яки) утлы сигналлар буенча күнекмәләр уздыру зарур. Янгын очкыннары чыгу турында, хәтта ул көчле булмаса да, яки инде янгын чыгуга шик туса, янгын каравылына тиз арада хәбәр ителергә тиеш. Янгын чыгу турындагы сигналны ишеткәч, күнек­мәләрдә катнашучыларның барысы да инструкция нигезендә барлык эвакуация (запас) юлын ачалар һәм билгеләнгән тәртиптә чыга башлыйлар.

Күнекмәләрне тикшереп бәяләү йомгаклау өлеше булып тора. Күнекмәләрне уздыру, аның нигезендә ка­ралганча, балаларны һәм хезмәткәрләрне эвакуа­цияләгәндә һәм янгынны юк иткәндә башкарылган га­мәлләрнең дөреслеген бәяләү өчен башкарыла. Күнекмә нәтиҗәләре буенча нигезле рәвештә акт төзелә.     

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X