Олы Бисәр авылында гаилә күңел ачулары булып узды
Гаилә күңел ачулары Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган.м ителде.
7 ноябрь көнне Олы Бисәр авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Син һәм мин, безнең балалар - дөньядагы иң яхшы гаилә» дип исемләнгән, гаилә күңел ачулары булып узды. Бу хакта Олы Бисәр авыл мәдәният йорты хәбәр итә.
Чара барышында иң кыю һәм тәвәккәл, тапкыр һәм күңелле гаилә ярышлары уйнатылды! Өлкәннәр һәм балалар «Халык зирәк сөйли», «Мәкальләр белгече», «Иҗат остаханәсе», «Бию остаханәсе» конкурсларында актив катнаштылар, гаилә, йорт турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне тулыландырдылар, гаилә гореф-гадәтләрен искә төшерделәр, табышмакларга һәм әкият геройларына җаваплар бирделәр.
Үзешчән артистлар тарафыннан тамашачыларга күркәм концерт программасы тәкъдим ителде.
фотоларны Олы Бисәр авыл мәдәният йорты тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев