Олы Тархан «Яшәгез сез көлеп кенә, кадерен белеп кенә» бәйрәм программасы булып узды
Бәйрәм программасы «2024 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» район күзәтү-конкурсы кысаларында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган.
22 октябрьдә Олы Тархан авыл мәдәният йортында «2024 елның иң яхшы мәдәни-ял итү учреждениесе» район күзәтү-конкурсы кысаларында Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Яшәгез сез көлеп кенә, кадерен белеп кенә» бәйрәм программасы булып узды.
Мәдәният йорты фойесында декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе һәм бәйләү буенча мастер-класс оештырылды. Чара барышында оештыручылар тарафыннан «Орчык өмәсе» фольклор бәйрәме күрсәтелде. Биредә борынгы заманда кичләрен кешеләр зур өйгә җыелып, йон эшкәртүрү, эрләү, бәйләү кренешләрен күрсәттеләр.
Мәдәният йортының иҗат коллективлары һәм җырчылары, җыр-биюләр башкардылар.
Фотосы: Нәргизә Гөмәрова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев