Олы Тарханда «Бергә тату гаилә» исемле күңел ачу программасы үткәрелде
Күңел ачу программасы Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган.
1 ноябрь көнне Олы Тархан авылы мәдәният йортында Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Бергә тату гаилә» исемле күңел ачу программасы үткәрелде. Бу хакта Олы Тархан авыл мәдәният йорты хәбәр итә.
Бәйрәм кунаклары өчен бөек Россия турында интеллектуаль конкурслар һәм тарихи викториналар әзерләнде. Ата-аналар һәм балалар «Флагны кем тизрәк китерер» эстафетасында, «Мин Россиядә яшим», «Үз илеңнең гербын тап» уеннарында, «Базарда» татар халык уенында катнаштылар. Чара ахырында катнашучылар өчен патриотик шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
фотоларыны Олы Тархан авыл мәдәният йорты тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев