Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Олы Тормы авылының мәрхәмәтлелек көндәлеге”

Олы Тормы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре 5-12 сентябрьдә уткән “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” чараларына кушылдылар.

 (Тәтеш, 16 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Атна авылдашларга чара турында хәбәр итеп, мәгълүмати белдеруләр  таратудан башланды.  

“Мы вместе#Без бергә” девизы астында ООО “Новая Заря”га иген эшкәртүдә ярдәм иттеләр.

“Ветераннар янәшә яши” акциясе кысаларында  ялгыз яшәүче Гатауллина М.И.  хәлен белештеләр. 87 яшь тулса да, ул төшенкелеккә бирелми.

 8 сентябрьдә, Бердәм Сайлау көнендә, 7 үзешчән артист авылдашларына “Тормышыбыз матур” исемле концерт бүләк иттеләр.

Мәрхәмәтлелекне балачактан тәрбияләү максатыннан, “Эш остадан курка” девизы астында Шайхетдинова Р.Р. йорт тирә-ягын матурлау буенча мастер- классын карадылар.

“Спортлы Татарстан” девизы астында балалар белән велосипедта йөреп, ашлык эшкәрту урыннарын карадылар.

Бу атнада гына түгел, теләсә кайсы вакытта эшләнгән мәрхәмәтле эшләр, авылдашлар тәкъдиме белән яңа ачылган “Олы Тормы авылының мәрхәмәтлелек көндәлеге”нә язылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев