Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Тормы "Елмаю" балалар бакчасынннан хәбәрләр

Олы Тормы "Елмаю" балалар бакчасына йөрүчеләр үзләренең тәрбиячеләре белән авыл читендә урнашкан чишмәгә сәяхәт ясаганнар.

(Тәтеш, 2 июнь, "Тәтеш таңнары"). "Бу чишмәне элек авылыбызның хөрмәтле кешесе Хуҗа абый Сибгатуллин карап, чистартып торды, - дип уртаклашты авылның балалар бакчасы мөдире Илсөя Хәйруллина. - Хәзер инде ул олы яшьтә, анда барып йөри алмый. Әлеге игелекле гамәлне җирлектәге "Новая заря" хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Хисамов дәвам итеп, шифалы сулы кизләүне яңартып, төзекләндерә башлады. Аның тирә-ягы ямьләнеп, авылдашларны үзенә җәлеп итеп торачак һәм тәмле суы белән туендырып торачак. Ә инде сабыйларны без авылның үткәндәге тарихын үз эченә алган чишмәне күреп, аның язмышын белеп үссеннәр өчен алып барабыз. Алар анда бик сөенеп баралар".

Олы Тормы "Елмаю" балалар бакчасынннан фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев