Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Шәмәктә халык җыены булып узды

Аңа ТР юстиция министры Лариса Глухова да чакырылган иде. Башта авыл халкына җирле үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты күрсәтелде.

Зал шыплап тулган иде, балалары белән яшь әниләр дә, чәчләренә чал төшкән өлкәннәр дә килгәннәр. Бу кешеләрнең кече ватаннарының бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмаулары сөендерә.

Җирлек башлыгы Иван Матюшин хәбәр иткәнчә, авыл территориясендә 214 йорт бар, шуларда 584 кеше яши, 69ы буш.

Демографик хәл гади түгел. Балаларның күбрәк тууларын телисе килә, узган ел алар ике генә булган. Әмма шулай да бирдә 40 укучы, мәктәпкәчә яшьтәге 15 бала, студентлар бар, 93е 30 яшькә кадәргеләр.

Җирлектә үзенең авыл хуҗалыгы предприятиесе юк, 2544 гектар җирне "Содружество" ҖЧҖ эшкәртә, һәм уңышлы.

Район башлыгы Рәмис Сафиулловның пай җирләре өчен түләүләр ничек дигән соравына директор урынбасары Әхмәт Галәтдинов: "Гектарга 500 сум исәбеннән тулысынча исәп-хисап ясалды", - дип җавап бирде.

Шунда залдан: "Эшкә хатын-кызлар кирәкмиме?" Моңа карата мартта кадрлар бүлегенә килергә чаырдылар, кешеләр кара көзгә кадәр эшле булачаклар. Әмма аларны сезонлы түгел, ә даими эш кызыксындыра.

Җыенда тормыш хәлләре авыр булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар хакында да сүз чыкты. Мәктәп директоры Светлана Тухтаркина план бар, шуның нигезендә, андый гаиләләр белән эш алып барыла дип хәбәр итте. "Бу проблема безнең һәркайсыбызны борчырга тиеш. Авылда барсы да бер-берсен беләләр, - диде Рәмис Хатыйп улы, - бик тә игътибарлы булырга һәм балаларны аяныч хәлләрдән бөтен көчкә сакларга кирәк".

Балалар бакчасында температура режимы үтәлмәве, стоматология кабинеты ачу зарурлыгы турындагы мәсьәләләр дә тикшерелде, авыл халкын, шоферларның тизлек режимын үтәмәүләре дә борчуга сала. Һәм, иң мөһиме, су үткәргеч булмавы.

Юстиция министры килеп туган һәр проблеманы район башлыгының игътибарга алуын һәм, үз чиратында, шулар белән республика Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итүен билгеләп үтте. "Республикада эшләп килүче бөтен программалар быел да сакланалар һәм аларны финанслау тәэмин ителәчәк, - диде Лариса Юрьевна. - Мин тәтешлеләр белән таныш, аларның эш сөючән һәм ачык күңелле булуларын беләм. Без дуслыгыбыз белән көчле, шуның нәтиҗәсендә дәүләтебез дә көчлерәк була бара".

Ул һәркемгә сәламәтлек, уңышлар һәм күңел күтәренкелеге теләде, шулай ук юридик ярдәм дә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев